Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Сафин Мансур Габдулла улы
Сафин Мансур Габдулла улы 1949 елның 11 маенда Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә туа. Мамадышта урта мәктәпне тәмамлагач, 1966 елда Оренбург зенит артиллериясе училищесында хәрби белем ала һәм армия сафларында офицер булып хезмәт итә башлый. Ләкин, күп тә үтми, ул армиядән китәргә мәҗбүр була. 1970 елда кыска вакытлы педагогик курсларны тәмамлап, берникадәр вакыт мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли, аннары Казан дәүләт университетына укырга керә. Студент елларында матбугатта языша башлый, шигырьләрен, хикәяләрен, татар шагыйрьләре иҗатыннан рус теленә шигъри тәрҗемәләрен бастыра. М.Сафин, 1975 елда университетны тәмамлагач, Казанда - инженер-геофизик, Мамадышта - партия райкомы инструкторы, Сергиев Посадта - рота һәм батальон командирының сәясәт буенча урынбасары, Чаллыда КамАЗ заводларында штаб башлыгы булып эшли. Берничә ел Чаллы дәүләт педагогика институтының татар филологиясе факультетында укыта, шунда эшләгәндә «Татар поэзиясендә пейзаж образлары системасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза. 80-90 нчы елларда Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә - Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы директоры, «Аргамак» әдәби-нәфис журналының баш мөхәррир урынбасары, «Бизнес- класс» газетасының мөхәррире дә була. Ул «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы исем йөртә. Хәзерге вакытта М.Сафин - язучы-профессионал. М.Сафин - ике дистәдән артык шигырь һәм проза җыентыклары, тәрҗемә китаплары авторы. Алар арасында «Мамадыш таңнары» (1992), «Хәерле иртә» (1994), «Надежда, Вера и Любовь» (1994, рус телендә) исемле лирик шигырь җыентыклары, «Кәнфиттән дә тәмлерәк» (1996), «Сербакчага сәяхәт» (1997), «Сыерчык бураны» (2004) исемле балалар китаплары, тәрҗемә бабында рус шигъриятеннән М.Цветаева һәм Н.Рубцов җыентыклары бар. Көндәлек матбугат битләрендә (үз вакытында бигрәк тә («Аргамак» журналы сәхифәләрендә) аның тәрҗемәсендә Кол Шәриф, С.Сараи, Мөхәммәдьяр, Г.Кандалый, З.Ярмәки, Г.Сәгыйрев һ.б. каләм ияләре иҗатыннан күп кенә әсәрләр, Э.Касыймов, М.Насыйбуллин, З.Гомәрева, Р.Бәшәр, Г.Гыйльмановларның аерым китаплары басылып чыга. М.Сафин берничә тапкыр «Ел китабы» бәйгеләрендә призлы урыннар яулый. 2000 елда балалар әдәбияты өлкәсендәге уңышлары өчен шагыйрь Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1997 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90