Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Сафин Факил Миңнемөхәммәт улы
Сафин Факил Миңнемөхәммәт улы 1954 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Мөслим районы Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли башлый. Минзәләдә шоферлык һөнәрен үзләштерә. 1972-1974 елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, районның «Михайловка» совхозында - комсомол оешмасы сәркатибе, бераз соңрак Иске Карамалы Мәдәният йорты директоры вазифаларын башкара. 1975 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга кирә. Университетны тәмамлагач, башта Мөслим районы Октябрь авылында, аннары туган авылында әдәбият, тарих, хәрби белем нигезләрен укыта. 1981 елда - Октябрь мәктәбенә, берничә елдан Татар Бүләр урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә. 1984 елда Ф.Сафин Чаллы шәһәренә килә. КамАЗның автомобильләр җыю заводында баш конвейерда слесарь-җыючы, бригадир, мастер булып эшли. 1988 елда Чаллының мәгариф бүлеге Ф.Сафинны укыту эшенә чакыртып ала. Ул шәһәрнең 24 нче, 18 нче мәктәпләрендә тарих укыта. Бераздан Тукай район мәгариф бүлеге карамагына җибәрелә. Шул елларда аның исеме шәһәр матбугатында күренә башлый. 1990 елда Ф.Сафин «Таң йолдызы» газетасына баш мөхәррир урынбасары булып эшкә керә. 1991 елның февралендә ул КамАЗ радиосының татарча тапшырулар редакциясенә эшкә күчә. 1991 елның август аенда «Аргамак» журналына проза һәм шигърият бүлегенә мөхәррир итеп чакырыла. 1993 елның көзеннән җаваплы сәркатип итеп билгеләнә. 1995 елның гыйнварыннан Ф.Сафин шәһәр мәгариф идарәсе тәкъдиме белән Чаллы педагогика колледжына әдәбият укытырга китә. Чаллыда фәнни-методик журнал чыгару аңа йөкләнә. «Фән һәм мәктәп» журналы 1996 елның октябрь аеннан чыга башлый. 2000 елның көзендә ул Казанга «Казан утлары» журналына бүлек мөдире итеп эшкә чакырыла. Әмма Чаллыда әдәби-нәфис журнал оештыру уе тугач, шәһәр хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге бу эшкә Ф.Сафинны тәкъдим итәләр (2001). Кыска гына вакыт эчендә «Мәйдан. Чаллы» дип исемләнгән, хәзер инде халыкка билгеле әдәби-нәфис, иҗтимагый журнал оештыра. 2006 елдан ул Рухи мирасны өйрәнү төбәк фәнни-методик үзәген җитәкли. Ул - Чаллыда иң беренче иҗат түгәрәкләрен башлап җибәрүчеләрнең берсе. 1999-2002 елларда «Ләйсән» иҗат берләшмәсе белән җитәкчелек итә. Ф.Сафин - «Соңгы көз» (1992), «Гөлҗиһан» (1998) повестьлары, «Биек тауның башларында» романы (1998), «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе (2003), «Шәүлә» (2008) һ.б. китаплар, күпсанлы хикәяләр, К.Сибгатуллин, Р.Бәшәр, Зөлфәт, М.Әгъләмов һ.б. әдипләрнең иҗатлары буенча фәнни эзләнүле, тәнкыйди мәкаләләр, публицистик язмалар, шигырьләр, эпиграмма, пародияләр авторы. Ул балалар әдәбияты өлкәсендә дә актив эшли. Аның балалар, яшүсмерләр өчен язылган әсәрләре «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау» газеталарында, «Салават күпере», «Ялкын», «Мәйдан» журналларында даими басылып килә. 1999 елда әдип «Биек тауның башларында» дигән романы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Ф.Сафин - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2004). 1996 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90