Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Садриев Фоат Миңлеәхмәт улы
Садриев Фоат Миңлеәхмәт улы 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Үз авылларында - җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара. 1963-1970 елларда башта Сарман, аннары Мөслим район газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, берничә ай Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли; 1970-1972 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972 елның августыннан 1981 елның сентябренә кадәр ул Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» исемле төбәк газетасының җаваплы мөхәррире хезмәтендә. Шул елларда төп эшеннән аерылмыйча укып, 1965 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 1981-1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык Югары театр курсларында укып кайта. Ф.Садриев - ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Матбугатта аның беренче пьесасы - «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кече күләмле комедиясе - 1970 елда «Идел» альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул, драматург буларак, Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы белән даими хезмәттәшлектә иҗат итә. Аның бу театрда сәхнәләштерелгән пьесаларыннан «Их сез, егетләр!..», «Ач тәрәзәң...», «Тозлы бал», «Безнең авыл кызлары», «Яшьли сөйгән ярлар», «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә» һ.б. спектакльләре тамашачылар һәм театр тәнкыйте тарафыннан аеруча җылы каршы алына. Ф.Садриев проза әсәрләре - хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе («Шаһзаманов эше», «Адәм әүлиясы», «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән», «Өченче кеше», «Рәхмәт, әтием!..», «Көлми торган кеше», «Кыргый алма әчесе» кебек повестьлар, дистәләгән хикәяләр). Ф.Садриев - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1991). 1993-1994 елларда Татарстан китап нәшриятында ике мәртәбә басылып чыккан «Таң җиле» романы язучыга аеруча зур танылу китерә - ул Әлмәт Язучылар берлегенең Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. 2001 елда Ф.Садриевның «Бәхетсезләр бәхете» дигән яңа романы дөнья күрә. Бу - өч китап итеп уйланылган эпик әсәрнең беренче китабы. 2005, 2007 елларда романның икенче һәм өченче кисәкләре басылып чыга. Әлеге әсәре өчен 2010 елда әдипкә Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. 1981 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90