Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Сабиров Рөстәм Рәис улы
Сабиров Рөстәм Рәис улы 1951 елның 13 декабрендә Казанда туа. 18 нче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан финанс-икътисад институтына укырга керә. Озак еллар М.Горький музее (җитәкчесе - М.Зарецкий) һәм Казан дәүләт университеты каршында (җитәкчесе - Н.Беляев) оештырылган әдәби берләшмәләргә йөри. 1973-1974 елларда армиядә хезмәт итә. Аннан соң Казанда төрле оешмаларда эшли. 1984-1992 елларда Татарстан китап нәшриятында мөхәррир вазифасын башкара. Хәзерге көндә - дәүләт хезмәткәре. Р.Сабировның беренче шигырьләре республика газета-журнал битләрендә күренә башлый. 1988 елда басылган «Горизонт» исемле күмәк җыентыкта аның бер бәйләм шигъри әсәрләре басыла. Ул проза жанрында да иҗат итә: хикәяләр һәм повестьлар яза. Үзен драматургия өлкәсендә дә таныта. Р.Сабиров - «Прощание с ангелом» (1991), «Странные истории» (1998), «Конец лабиринта» (2001), «Беглец» (2007) исемле китаплар авторы. 2004 елда «Конец лабиринта» исемле китабы өчен ул Казан шәһәренең М.Горький исемендәге әдәби премиясенә лаек була. «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңеп чыга һәм икенче премия белән бүләкләнә. 2008 елда «Беглец» китабы өчен Р.Сабировка Татарстан Язучылар берлегенең Г.Державин исемендәге әдәби премиясе бирелә. 1991 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90