Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Родионов Григорий Васильевич (Гәрәй Рәхим)
Родионов Григорий Васильевич (Гәрәй Рәхим) 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында туа. 1948 елда туган авылындагы урта мәктәпкә укырга керә. Алтынчы-җиденче сыйныфларда укыганда, мәктәптә чыгарыла торган «Яшь иҗатчы» исемле кулъязма журналда һәм стена газетасында шигырьләре белән катнаша башлый. 1959 елда урта мәктәпне тәмамлагач, туган авылында төрле эшләрдә эшли. 1961 елда район газетасында яшь каләмченең «Язгы җыр» исемле беренче шигыре басылып чыга. Шул көннән ул Ш.Бикчурин җитәкчелегендәге әдәбият-иҗат түгәрәгенә йөри башлый һәм тиздән аның актив әгъзасы булып китә. 1962-1967 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Яшь шагыйрьнең шигырьләре республика матбугатында басыла башлый. 1964 елдан ул, остазы Х.Туфан тәкъдиме белән, үзенә әдәби кушамат итеп «Гәрәй Рәхим» псевдонимын ала. Шушы ук елларда проза һәм балалар әдәбияты өлкәсендә дә беренче әсәрләрен яза. 1967 елда аның «Вәгъдә» исемле мөстәкыйль шигырьләр китабы басылып чыга. Университетта укуын тәмамлагач, Г.Рәхим бер ел чамасы «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, 1968 елдан башлап Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1972-1977 елларда ул - Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, ә 1978-1979 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире хезмәтендә. 1979-1981 елларда Г.Рәхим М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1980-1987 елларда РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә Татарстан, Башкортстан, Чувашия республикалары зонасының әдәби консультанты, Урал һәм Идел буе төрки әдәбиятлар комиссиясенең җаваплы сәркатибе һәм РСФСР милли әдәбиятлар эше буенча баш консультант. 1987-1992 елларда Г.Рәхим - Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә рәис урынбасары, аннары «Шәһри Казан» редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1992 елдан ул Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясендә референт һәм баш референт хезмәтендә. Язучы буларак, Г.Рәхим - өч дистәгә якын әдәби китап авторы. Ул - поэзиядә, проза, драматургия жанрларында, балалар әдәбияты өлкәсендә дә бердәй нәтиҗәле иҗат итүче әдипләрдән («Чәчәк сатучы малай» (1968), «Омтылыш» (1969), «Шатлык елы» (1972), «Ак күлмәкле кыз» (1977) җыентыклары, «Көннәр язга авышкач» (1979) һәм «Саргаймагыз, каштаннар» повестьлары, «Моңнарым» (1978), «Үз җиремдә үз җырым» (1986) шигъри җыентыклары һ.б.). Г.Рәхим - «Татар балалар поэзиясе антологиясе»н төзүдә катнашучы һәм 1992 елда нәшер ителгән ике томлы «Татар поэзиясе антологиясе» исемле фундаменталь басманың төзүчесе. Г.Рәхим - ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1980), Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2007). «Каһәрләнгән мәхәббәт» операсын (М.Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча) иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән берлектә ул 1984 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2011 елда әдипкә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә. 1968 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90