Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Рәсүлев Атилла Кадыйр улы (Атилла Расих)
Рәсүлев Атилла Кадыйр улы (Атилла Расих) 1915 елның 16 сентябрендә Төркиянең Истанбул каласында туа. Унике яшькә кадәр ул Оренбург губернасының Троицк шәһәрендә яши һәм укый. 1928 елда әти-әниләре белән Казанга күчеп килеп, укуын башта җидееллык гомуми белем мәктәбендә, аннары М.Вахитов исемендәге сабын заводы каршындагы ФЗӨ мәктәбендә дәвам иттерә. Мәктәпне тәмамлагач, 1934 елның көзенә кадәр шул ук заводта токарь булып эшли. 1934 -1938 елларда А.Расих - Казан дәүләт ветеринария институты студенты. Институтны тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Дагстанда, аннары Татарстан Җир эшләре халык комиссариатында зоотехник булып эшли. 1940 елның гыйнварында хәрби хезмәткә чакырыла. 1941-1945 елларда ул Бөек Ватан сугышы фронтында. 1945 елның ахырында армиядән демобилизацияләнгәч, А.Расих Татарстан республика терлекчелек станциясендә кече гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый. 1947-1950 елларда Казан ветеринария институты каршындагы аспирантурада укый. 1950 елда кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, 1976 елга кадәр шул ук институтның авыл хуҗалыгы терлекләрен тукландыру кафедрасында башта ассистент, соңыннан доцент хезмәтләрен башкара. 1976 елдан А.Расих - язучы-профессионал. А.Расих мәктәптә укыганда ук шигырьләр һәм балалар сәхнәсе өчен пьесалар язуда көчен сынап карый. Сугыштан соң әдип «Дустым Мансур» (1949), «Язгы авазлар» (1956), «Ике буйдак» (1963) һ.б. романнарын, «Ямашев» (1967-1981) трилогиясен яза. Аның төп әсәрләре һәммәсе дә диярлек русчага тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәче буларак, А.Расих Э.Зрвильнең «Тарихкача яшәгән малайның күргәннәре» (1953) әсәре, А.Беляевның «Су кешесе» (1959) романы аша билгеле. 1981 елда «Ямашев» трилогиясенең беренче ике китабы һәм «Язгы авазлар», «Ике буйдак», «Сынау» романнары өчен ул ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен әдип «Почет билгесе» (1966), Хезмәт Кызыл Байрагы (1976) орденнары белән бүләкләнә. А.Расих 1996 елда Казанда вафат була. 1946 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Электрон китаплар
Внук ишана. (Роман-воспоминание)
Внук ишана. Атилла Расих М-2987 2016г (роман-воспоминание) 14шт в уп Тираж 1000