Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Рәхмәтуллин Бари Сибгатулла улы (Бари Рәхмәт)
Шагыйрь Бари Рәхмәт (Бари Сибгатулла улы Рәхмәтуллин) 1897 елның 29 маенда Россиянең элекке Урал губернасы Гурьев өязе (хәзерге Казакъстан Республикасы биләмәсе) Жилая Коса дигән авылда мулла гаиләсендә туып үсә. Башлангыч белемне шул бистәдәге татар мәдрәсәсендә ала. 1918 елда исеме таныла башлаган яшь шагыйрь гаскәри хезмәткә алынып, әүвәл Казандагы аерым татар батальонында укчы солдат, аннары мәркәз мөселман хәрби басмасы «Кызыл Армия» газетасында әдәби бүлек мөдире булып хезмәт итә. Шул газета битләрендә һәм Казанда чыккан башка көндәлек матбугат басмаларында («Эш», «Эшче», «Кызыл Шәрекъ») солдат шагыйрьнең ирекле яңа тормыш өчен көрәш пафосы белән сугарылган күп кенә лирик, публицистик һәм сатирик шигырьләре дөнья күрә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутыргач, Бари Рәхмәт, янәдән туган якларына кайтып, 1932 елга кадәр шунда яши һәм эшли. Әмма әдәбиятка булган мәхәббәт, язасы килү дәрте аны гел татар мәдәниятенең мәркәзенә тартып тора. 1932 елда ул гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Төзү трестларының берсенә эшкә урнашып, анда озак еллар гади эшче, соңыннан бухгалтер булып эшли. 1939 елдан башлап көндәлек матбугатта лирик һәм сатирик шигырьләре белән аның исеме яңадан күренә башлый. 1942-1945 елларда Бари Рәхмәт фронтта була, Украина, Молдова, Болгария, Венгрия җирләрен азат итү өчен барган сугышларда катнаша, яралана. Фронт шартларында да ул шигырьләр язуын дәвам иттерә. Фронтта һәм сугыштан соңгы елларда иҗат иткән һәм укучылар арасында популярлык казанган лирик, публицистик һәм юмор-сатира жанрындагы шигырьләре («Исән булсак, бетмәбез», «Без кайтырга чыктык», «Сугыш беткәч», «Бармагыңа акча түлим», «Әби белән бабушка», «Тәмәкене ничек ташларга» һ.б.) аның 1956 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган «Шигырьләр» исемле җыентыгында урын алалар. Илленче еллардан башлап Б.Рәхмәт үзенең күпьеллык тормыш тәҗрибәсе белән тулыландырылган поэтик иҗатын яшь буынның - кече яшьтәге балаларның рухи дөньясын баету һәм савыктыру эшенә, балалар поэзиясенә багышлый. 1949 елда аның кече яшьтәге балалар өчен махсус язылган «Кем көчле» һәм «Укыйсым килә» исемле ике китабы басылып чыга. Шуннан соңгы кыска гына вакыт эчендә (1950-1957) янә алты җыентыгы басылып, Б.Рәхмәт тиз арада татар балаларының иң яратып укый торган язучыларыннан берсенә әверелә. Б.Рәхмәтнең балалар өчен язган шигырьләре форма җыйнаклыгы, фикер һәм хисләрнең балалар рухына ярашлы, табигый, эмоциональ көчле яңгырашта булулары белән аерылып торалар. Һәрбер шигыре конкрет тәрбияви максатны күздә тотып язылса да, автор гади үгет-нәсихәт әйтү юлына басмый, һәр очракта үзенең фикер-идеясен укучы күңеленә тәэсир итәрлек, аны рухи баетырлык берәр уен, вакыйга, тормыш детале яки табигать күренеше аша бирергә тырыша. Моның өчен ул еш кына әйләнә-тирәдәге әйберләрне җанландыру ысулыннан оста файдалана. Шагыйрьнең үзе исән чагында нәниләргә атап язылган шигырьләре тупланган дистәдән артык исемдә китаплары басылып чыга. Бари Рәхмәт 1957 елның 26 маенда Мәскәүдә вафат була. Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә. Б.Рәхмәт - 1952 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90