Товарлар каталогы
Татарское ювелирное искусство

Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан

Равил Фәйзрахман улы (Равил Рахмани)
Рахман (Кукушкин) Равил Фәйзрахман улы (Равил Рахмани) 1949 елның 8 мартында Татарстанның Буа районы Адав-Толымбай авылында туа. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Буадагы А.В.Луначарский һәм М.Вахитов исемендәге мәктәпләрдә урта белем ала. 1966-1971 елларда Казан дәүләт университетында укый, аны уңышлы тәмамлап, аспирантурага керә. 1985 елда «Татар балалар поэзиясе» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Р.Рахмани Татарстан китап нәшриятында, Буа районы үзәк китапханәсендә эшли. Аннары, кабат Казанга кайтып, Казан дәүләт университетында, Казан дәүләт педагогика институтында һәм Татар дәүләт гуманитар институтында татар әдәбияты укыта. «Идел», «Татарстан» журналларында эшли. Ул егерме биш елдан артык гомерен Татарстан китап нәшриятына багышлый - башта мөхәррир, аннан «Мирас» редакциясе мөдире булып эшли. 2002-2005 елларда Р.Рахмани Мәскәүдә Татарстан Республикасының Федераль Үзәктәге вәкиллегендә эшли. 2007 елдан - Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеген җитәкли. Галимнең беренче әдәби хезмәте шигъри образлар ясалышындагы төп принципларны аңлатуга багышланган. Р.Рахмани балалар иҗаты үсешен өйрәнүдә зур активлык күрсәтә, «Татар балалар поэзиясе антологиясе»н чыгаруда катнаша. «Шигъри бишек» (1981), «Канатлы дөнья» (1984), «Мең чакрымга мең чакрым» (2006) дигән китаплары басыла. Ул шулай ук 2009 елда дөнья күргән ике томлы «Әдипләр» дигән күләмле китап-белешмәлекнең төзүчесе (Р.Даутов белән берлектә). 2006 елда Р.Рахмани «Шигъри бишек» һәм «Канатлы дөнья» исемле китаплары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1982 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90