Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Нуруллин Вакыйф Нурулла улы
Вакыйф Нурулла улы Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында игенче гаиләсендә туа. Балачагы Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, бер ел колхозда эшли: җәен ат көтә, кышын бер өлкән авыл агае белән төннәрен фермада каравылчы булып тора. Кыен тормыш шартларына карамастан, күрше Олы Әшнәк авылына йөреп җидееллык мәктәпне һәм Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1954-1957 елларда армия хезмәтендә булып кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1961 елда, университетның соңгы курсында укыган чакта, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә эшкә алалар. Башта әдәби хезмәткәр, аннары проза бүлеге мөдире булып В.Нуруллин 1977 елга кадәр шушы журналда эшли. 1977 елның июль аенда аны Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире итеп билгелиләр. 1989 елның ахырына кадәр ул шул хезмәтендә була. 1990 ел башыннан В.Нуруллин нәшрият эшеннән китә һәм 1992 елның ахырынача фәкать язучылык эше белән генә шөгыльләнә. 1993 ел башыннан 2008 елның апрель аена кадәр В.Нуруллин Татарстанның берләштерелгән дәүләт музеенда (хәзер Татарстан Республикасының Милли музее) әдәбият бүлеге мөдире булып эшли. Вакыйф Нуруллин - узган гасырның алтмышынчы еллары башында әдәбият мәйданына чыккан һәм, үзенчәлекле әсәрләре белән танылып, бүгенге көндә татар прозасы жанрында актив эшләп килүче өлкән буын язучыларыннан берсе. Ул 1961 елда яза башлый. Шул чорда республика көндәлек матбугатында аның хикәяләре басыла. 1966 елда беренче күләмле әсәрен - «Шинельсез солдатлар» исемле повестен яза. 1968 елда повесть «Казан утлары» журналында һәм шул ук елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга. Яшүсмер малайның табигый, самими кичерешләре аша сугыш чоры авылының драматик вакыйгаларын сурәтләгән бу повестьны укучылар һәм әдәби тәнкыйть җылы каршылый. Сугыштан соңгы авыл тормышын чагылдырган һәм күмәк хуҗалык җитәкчесенең үзенчәлекле образын тудырган «Күпер чыкканда» исемле икенче повесте да (1969) авторга уңыш китерә. Әсәр 1973 елда Татарстанның Питрәч районы Вахитов колхозы уздырган әдәби конкурста I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә, ә соңыннан, 1974 елда, Татарстан телевидениесендә, телевидение тарихында беренче буларак, шул повесть буенча эшләнгән (сценарий авторы - Эльс Гаделев, режиссеры - Марсель Сәлимҗанов) татарча спектакль күрсәтелә. Узган гасырның җитмешенче еллары дәвамында В.Нуруллин, иҗат осталыгын үстерә барып, «Әгәр син булмасаң...» (1973), «Аккан су юлын табар» (1978) повестьларын һәм «Яшьнәп үткән яшьлек»документаль әсәрен (1975) яза. Аның бу әсәре буенча 1977 елда телеспектакль дә (сценарий авторы - Азат Вергазов, режиссеры - Идмас Үтәгәнов) эшләнә һәм тамашачыларга күрсәтелә. Вакыйф Нуруллинның язу стиле халыкчан гадилеге, эчке җылылыгы, ихласлыгы, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Сүз художнигы буларак, аның каләме китаптан китапка чарлана, камилләшә, тормышны өйрәнү объектлары ишәя, төрлеләнә бара. Аның фактик материалларга нигезләнеп язылган, мавыктыргыч сюжетка корылган, мәхәббәт һәм хыянәт мәсьәләләрен сурәтләгән «Һәлакәт» повесте шул турыда сөйли. Әдипнең автобиографик «Ике урам арасы» (1984), «Җавап бир, кеше!» (1985) һәм «Сагынырбыз әле» (1993) повестьлары да укучылар тарафыннан җылы каршы алына. В.Нуруллин - татар, рус һ.б. телләрдә басылып чыккан ике дистәдән артык китап авторы. 1991 елда Татарстан китап нәшрияты аның ике томлык «Сайланма әсәрләр»ен бастырып чыгара. Әдипнең барлык төп әсәрләре рус теленә һәм кайберләре украин, таҗик, әзәрбайҗан, каракалпак, казакъ телләренә дә тәрҗемә ителә. В.Нуруллин үзе дә тәрҗемә һ.б. авторларның проза әсәрләрен әдәби эшкәртү белән шөгыльләнә. Мәсәлән, ул Ватан сугышы елларында дивизия белән командалык иткән генералыбыз Фатих Булатовның «Генерал язмалары» дигән истәлекләр китабын, немец концлагерьларын башыннан кичергән сугыш ветераны подполковник Сәгыйть Таҗетдиновның «Үлемнән - яшәүгә» дигән документаль повестен әдәби эшкәртеп, татарчага тәрҗемә итеп басмага әзерли. Мурад Аджиның борынгы бабаларыбыз турындагы «Полынь половецкого поля» («Кыпчак кыры әреме») дип аталган китабын татарчага тәрҗемә итә. Рафаэль Мостафинның «По следам оборванной песни» («Өзелгән җыр эзеннән») исемле китабын да татарчага В.Нуруллин тәрҗемә итә. Әдәби иҗат эшеннән һәм хезмәт вазифаларыннан тыш В.Нуруллин - җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан һәм сәләтен күрсәткән язучы. 1974-1977 елларда ул Татарстан Язучылар берлегенең партия оешмасын җитәкли (1969 елдан хәзергәчә ул үзен компартия әгъзасы итеп саный); ун ел дәвамында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы булып тора; Казан шәһәр советына депутат итеп сайлана. 1993 елда чыга башлаган «Казан-Казань» журналын оештыруда якыннан катнашып, ике ел шул журнал редакциясендә бүлек мөдире булып эшли, хәзер дә журналның редколлегия әгъзасы булып тора. 1995 елдан В.Нуруллин - Республика Милли музееның фәнни-методик советы, редакция советы һәм музейның фонд-сатып алу комиссиясе әгъзасы, «Казанские истории» газетасының редколлегия һәм «Мирас» журналының редсовет әгъзасы. В.Нуруллин 1972 елдан - Татарстанның, 1985 елдан «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр йөртә. В.Нуруллин - 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90