Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Нуриев Вакыйф Вәкил улы
Нуриев Вакыйф Вәкил улы 1958 елның 17 августында Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында туа. Авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Бишенче курста укыганда ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Университетны тәмамлагач, «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенә хәбәрче булып килә. Соңрак биредә җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1987-1990 елларда Татарстан китап нәшриятында сәяси-тарихи әдәбият редакциясе мөдире хезмәтендә. 1990 елда В.Нуриев яңа оешып килгән «Шәһри Казан» газетасына эшкә чакырыла. Биредә ул бүлек мөхәррире, аннары, 1995 елдан 2000 елга кадәр, газетаның баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 2000-2007 елларда «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналларының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә. 2007 елдан - Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары. В.Нуриев - кече һәм урта яшьтәге балаларга атап язган дистәләрчә хикәяләр авторы. 80 нче еллардан башлап аның хикәяләре көндәлек матбугат битләрендә, башлангыч мәктәпләр өчен чыгарылган уку китапларында, хрестоматияләрдә, күмәк җыентыкларда даими басылып килә. 1991 елда әдипнең Татарстан китап нәшриятында - «Бүре кадәр бүрек», 2003 елда «Салават күпере» китапханәсе сериясендә «Җәйгә кайда рәхәт?» исемле китаплары нәшер ителә. «Ана догасы» (2005), «Җиденче палата» (2007) дигән китап¬лары да укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. В.Нуриев - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998). 2008 елда «Җиденче палата» китабы өчен ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 2004 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90