Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Низамиев Рашат Мияссәр улы
Низамиев Рашат Мияссәр улы 1950 елның 1 мартында Татарстанның Саба районы Олы Мишә авылында (хәзер Теләче районына керә) туа. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, Олы Саурышта - сигезьеллык, Иске Икшермә авылындагы урта мәктәптә укый. 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ике ел Татарстанның Биектау районы Зур Битаман авылы мәктәбендә балалар укыта. 1974-1976 елларда - Казан заводларының берсендә күптиражлы газетада хәбәрче, ә 1976 елның маеннан 1981 елга кадәр - «Татарстан яшьләре» республика газетасы редакциясендә штаттагы хәбәрче, бүлек мөдире һәм җаваплы сәркатип, 1981-1983 елларда - балалар журналы «Ялкын» редакциясендә җаваплы сәркатип, 1983-1997 елларда «Казан утлары» журналында проза бүлеге мөхәррире һәм баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1997-2006 елларда ул «Идел» журналының баш мөхәррире хезмәтендә. 2006-2010 елларда - «Казан утлары» журналында бүлек мөхәррире. Р.Низамиев иҗат эше белән мәктәп елларында ук шөгыльләнә башлый. 1980 елда Татарстан китап нәшриятында яшь шагыйрьнең «Йолдыз яңгыры» исемле беренче җыентыгы басылып чыга, 1983 елда «Кызыл җәй» дигән икенче җыентыгы чыга. Алга таба аның «Бөек сер» (1986), «Кызыл кар яугач» (1993) һ.б. китаплары дөнья күрә. Беренче татар «Шүрәле» балетының авторы - яшьли Ватан сугышы кырында ятып калган композитор Ф.Яруллин турындагы роман-хроника әдип иҗатының зур бер уңышы итеп бәяләнә. 2000 елда Татарстан китап нәшриятында «Ут һәм җыр» исеме белән әсәрнең тулыландырылган яңа басмасы дөнья күрә. Әлеге әсәре өчен ул 1992 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнә. Р.Низамиев - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1992). 2009 елда язучы «Тормыш трамвае» дигән китабы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1982 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90