Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Мостафин Шаһинур Әхмәтсафа улы
Мостафин Шаһинур Әхмәтсафа улы 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күршедәге Урта Кирмән сигезьеллык һәм Түбән Ушма унберьеллык мәктәпләрендә урта белем ала. 1966 елда Ш.Мостафин Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1968 елдан Ш.Мостафин - Мамадыш районында чыга торган «Коммунистик хезмәт өчен» (хәзерге «Нократ») газетасының әдәби хезмәткәре. 1970 елда ул Кукмара эшчеләр бистәсенә күчеп килә һәм биредә «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә хатлар бүлеге мөдире булып урнаша. 1972-1973 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядән кайткач, хезмәтен Кукмара район газетасында дәвам итә. 1983 елдан Ш.Мостафин, гаиләсе белән Казанга күчеп килеп, Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәгендә баш мөхәррир хезмәтен башкара. 1988-1992 елларда СССР һәм РСФСР Язучылар берлекләре Әдәбият фондының Татарстан бүлеге директоры хезмәтендә. 1992-1999 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә мөхәррир, бүлек мөдире булып эшли. 1999 елның августыннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасын башкара. 2006 елдан - Казандагы «Сүз» нәшриятының баш мөхәррире. Ш.Мостафин әдәбият сөючеләргә шагыйрь, публицист, документаль проза өлкәсендә эшләүче каләм иясе буларак таныш. Иң беренче шигырен ул М.Җәлилгә багышлап, алтынчы сыйныфта укыганда иҗат итә. Республика матбугатында язмалары 1963 елда күренә башлый. Күпсанлы очерклары, кыйссалары, публицистик язмалары республика көндәлек матбугатында, элеккеге СССР һәм чит илләрдә нәшер ителә торган дистәләрчә газета- журналларда, «Иркен минем туган илем» (1967), «Безнең Ангелиналар» (1981), «Җирдәге йолдызлар» (1984) һ.б. җыентыкларда урын ала. Мостафин Шаһинур Әхмәтсафа улы 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күршедәге Урта Кирмән сигезьеллык һәм Түбән Ушма унберьеллык мәктәпләрендә урта белем ала. 1966 елда Ш.Мостафин Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1968 елдан Ш.Мостафин - Мамадыш районында чыга торган «Коммунистик хезмәт өчен» (хәзерге «Нократ») газетасының әдәби хезмәткәре. 1970 елда ул Кукмара эшчеләр бистәсенә күчеп килә һәм биредә «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә хатлар бүлеге мөдире булып урнаша. 1972-1973 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядән кайткач, хезмәтен Кукмара район газетасында дәвам итә. 1983 елдан Ш.Мостафин, гаиләсе белән Казанга күчеп килеп, Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәгендә баш мөхәррир хезмәтен башкара. 1988-1992 елларда СССР һәм РСФСР Язучылар берлекләре Әдәбият фондының Татарстан бүлеге директоры хезмәтендә. 1992-1999 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә мөхәррир, бүлек мөдире булып эшли. 1999 елның августыннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасын башкара. 2006 елдан - Казандагы «Сүз» нәшриятының баш мөхәррире. Ш.Мостафин әдәбият сөючеләргә шагыйрь, публицист, документаль проза өлкәсендә эшләүче каләм иясе буларак таныш. Иң беренче шигырен ул М.Җәлилгә багышлап, алтынчы сыйныфта укыганда иҗат итә. Республика матбугатында язмалары 1963 елда күренә башлый. Күпсанлы очерклары, кыйссалары, публицистик язмалары республика көндәлек матбугатында, элеккеге СССР һәм чит илләрдә нәшер ителә торган дистәләрчә газета- журналларда, «Иркен минем туган илем» (1967), «Безнең Ангелиналар» (1981), «Җирдәге йолдызлар» (1984) һ.б. җыентыкларда урын ала. Бүгенге көндә ул - ике дистәгә якын китап авторы. 2000 елда, Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан, татар һәм рус телләрендә дөнья күргән «Батырлар китабы = Книга Героев»ның ул - баш консультанты, кереш сүз авторы һәм мөхәррирләренең берсе. Аның «Васыять» (1995), «Хәтер яктысы» (2004), «Яңа меңьеллыкка очыш» (2008) дип исемләнгән документаль-публицистик китаплары да киң җәмәгатьчелек тарафыннан шулай ук җылы каршыланды. Ш.Мостафинның журналистика, әдәбият һәм хәрби-тарихи публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге (1982), Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге (1995), Кол Гали исемендәге Халыкара премияләре (2000) белән билгеләп үтелә. Аңа шулай ук «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә (1999). 2003 елда язучы Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесендә хәрби темага язган әсәрләре белән катнашып, «Журналистикада абруйлы исем» номинациясе буенча лауреат исеменә лаек була. Язучы - Башкортстан Республикасының М.Гафури исемендәге (2008) һәм Удмуртиянең Р.Шәфи исемендәге (2008) премияләре лауреаты. 2007 елда илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән шәхси хезмәтләре өчен ул Россиянең М.Ломоносов исемендәге премиясе һәм алтын медале, 2008 елда «Фидакяр хезмәт өчен» медале һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 1992 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90