Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Мостафин Рафаэль Әхмәт улы
Мостафин Рафаэль Әхмәт улы 1931 елның 14 маенда Татарстанның Баулы шәһәрендә туа. Урта мәктәптән соң, 1949-1954 елларда, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала, аннан берничә ел дәвамында Баулы урта мәктәбендә - укытучы, комсомолның Баулы район комитетында - секретарь, Воткинск (Удмуртия) район газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1957-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Аны тәмамлагач, Мәскәүдә чыга торган «Литература и жизнь» газетасының Идел буе төбәкләрендәге махсус хәбәрчесе һәм 1961 елның ахырыннан 1963 елның мартына кадәр Казан телестудиясендә әдәбият-сәнгать тапшырулары бүлегенең баш мөхәррир хезмәтендә була. 1963-1968 елларда Р.Мостафин башта Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе, аннан өч елга якын «Казан утлары» журналының һәм 1991-1997 елларда «Татарстан» журналының баш мөхәррире булып эшли. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр диярлек ул журналның сәясәт бүлеген җитәкли. Бер үк вакытта, 1959 еллардан башлап, Казан университетының әдәбият һәм журналистика кафедраларында укытучылык вазифаларын да алып бара. 1971 елда, «Муса Җәлилнең Моабит чоры тормышы һәм иҗаты» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Р.Мостафинның әдәбият мәйданына аяк басуы 50 нче еллар ахыры һәм 60 нчы еллар башына туры килә. Шул чорда республика һәм үзәк көндәлек матбугатында Р.Мостафин имзасы белән күпсанлы тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләре дөнья күрә. Тәнкыйтьче татар язучыларын эзлекле рәвештә тикшергән хезмәтләрен - аерым язучыларга багышланган зур-зур мәкаләләрен һәм монографияләрен яза. Р.Мостафин күп еллардан бирле каһарман шагыйрь М.Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча тарихи-гыйльми тикшеренүләр алып бара. 1965 елда шагыйрьгә багышланган беренче әсәре - «Поиск продолжается» китабы басылып чыга (Г.Кашшаф белән бергә язылган). Аннан бер-бер артлы рус һәм татар телләрендә «Батырлык поэзиясе» («Поэзия мужества», Мәскәү, 1966), «Муса Җәлил эзләре буйлап» (1968) китаплары һәм күпсанлы мәкаләләре дөнья күрә. Әдәбиятчы-галим, эзләнүләрен дәвам иттереп, Германиядә иҗат командировкаларында булып кайта, нәтиҗәдә М.Җәлилгә, җәлилчеләргә кагылышлы күп яңа фактларны ачыклый. Шул материаллар нигезендә язучының рус һәм татар телләрендә «По следам поэта-героя» (Мәскәү, 1971), «Өзелгән җыр эзеннән» (1982), «Муса Джалиль» (Казан, 1986), «Жизнь как песня» (Мәскәү, 1987), «Җәлилчеләр» (1988) кебек монографик китаплары һәм М.Җәлил турында балаларга атап язган «Кечкенә Муса турында хикәяләр» (1975), «Красная ромашка» (Мәскәү, 1981) дигән җыентыклары басылып чыга. Р.Мостафин - «Кабан күле серләре» исемле документаль повесть (1989), автобиографик характердагы «О времени, о жизни, о себе» (2002) һ.б. китаплар авторы. Ул Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиев турындагы биографик-публицистик китапның автордашы буларак та укучыларга яхшы таныш. 1981 елда ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә, ә 1985 елда аңа «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Герой-шагыйрь М.Җәлил турындагы әдәби-гыйльми тикшеренүләре һәм ачышлары өчен Р.Мостафин 1976 елда Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге әдәби премиясенә, 2006 елда «Өзелгән җыр эзеннән» исемле китабы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Р.Мостафин 2011 елда Казанда вафат була. 1962 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Казанский альманах-6: Литературно-художественное и культурно-просветительское издание
В этот сборник вошли и поэтические произведения, и проза, и публицистика.
Бушлай
Библиотека
Провал операции «Шаровая молния». Татары в партизанских отрядах Белоруссии в годы Великой Отечественной войны: Сборник статей
Этот сборник научно-популярных статей посвящен 65-летию Великой Победы. В нем рассказывается о переходе 825-го батальона легиона «Идель-Урал» на сторону белорусских партизан в феврале 1943года. Этот переход означал для фашистского командования провал тщательно подготовленной операции «Кугельблиц» («Шаровая молния») и крах планов по использованию представителей народностей Поволжья в борьбе против своей Родины.
Бушлай
Библиотека
О времени, о жизни, о себе
Арабески – своеобразный и почти забытый жанр литературных произведений, небольших по размеру и отточенных по форме. В русской литературе этот жанр известен со времени «Арабесок» Н.В.Гоголя. В татарской же литературе арабески приобрели своеобразную форму насэра, в котором преобладает лирико-философская струя. «Арабески» Рафаэля Мустафина, которые уже известны читателю по публикациям в периодической прессе, плодотворно продолжают обе эти традиции.
Бушлай
Библиотека
Репрессированные татарские писатели
В современную эпоху информационного общества восстановление исторической достоверности, возврат произведений несправедливо обвиненных писателей народу, оправдание их имен – одна из важнейших целей нашего времени. Эта книга критика и литературоведа Рафаэля Мустафина – один из шагов к достижению этой цели.
Бушлай
Библиотека
Воспоминания о Мусе Джалиле
Муса Джалиль – гордость и величие не только татарской, но и всей мировой литературы. Осознание своего гражданского долга, поэтическая искра, преданность Родине, присущие ему, служат верным примером для миллиона читателей. В этом сборнике собраны воспоминания друзей и родственников Мусы Джалиля о жизни и творчестве поэта, о героизме, проявленном им в годы Великой Отечественной войны.
Бушлай
Библиотека
По следам оборванной песни
Настоящее издание широко известного произведения Рафаэля Мустафина, посвященного жизни и борьбе Мусы Джалиля, содержит новые, уникальные сведения об антифашистской деятельности поэта-героя и непростой истории его посмертной реабилитации. Книга издана к 100-летнему юбилею выдающегося татарского поэта Мусы Джалиля.
Бушлай
Электрон китаплар
По следам оборванной песни
По следам оборванной песни.Мустафин Р.А. 2021г. русс яз Е-828 10шт эл.версия
Басма китаплар
По следам оборванной песни
По следам оборванной песни.Мустафин Р.А. 2021г. русс яз Е-828 10шт