Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Моратов Газинур Васикъ улы (Газинур Морат)
Моратов Газинур Васикъ улы (Газинур Морат) 1959 елның 18 августында Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туа. 1976 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1981 елдан бирле ул журналистлык хезмәтендә: 1981-1984 елларда - «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә пропаганда бүлеге мөхәррире, 1984-1988 елларда - балалар журналы «Ялкын» редакциясендә - бүлек мөдире, 1989-1991 елларда - ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты каршындагы иҗат берләшмәсе җитәкчесе, аннан соң ике елга якын «Идел» журналы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире һәм 1993-1995 елларда «Татар иле» газетасының баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1995 елдан-«Мәдәни җомга» атналык газетасының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә. Г.Моратның беренче әдәби тәҗрибәләре - шигырьләре һәм журналистик язмалары - 70 нче елларда ук Кукмара район газетасында күренә башлый. 1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Җир хәтере» исемле мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннары «Мин дөньяны тыңлыйм» (1988), «Тылсымлы тел» (1989) һ.б. шигырь җыентыклары, публицистик мәкаләләрен эченә алган «Җәяүле кошлар» (2002) дигән китабы басыла. 2000 елда «Түбә» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен шагыйрь Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 2001 елда Г.Моратка «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. 2007 елда «Төнге әверелеш» дигән шигъри җыентыгы һәм иҗади яшьләр белән актив иҗтимагый эш алып барганы өчен ул М.Җәлил исемендәге Республика премиясе белән бүләкләнә. 1988 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Ночная метаморфоза: Стихи, поэмы
Каждого человека природа создала свободным. Поэтому нет ничего дороже свободы. В этом сборнике собраны стихи и поэмы о свободе души, свободе личности.
Бушлай
Басма китаплар
Көзге учак кузлары (шигырьләр)
Угольки осеннего костра. Газинур Мурат. 2021г. Е-2588 14шт
Электрон китаплар
Ике икең биш була (Мәкаләләр,миниатюралар,әңгәмәләр)
Дважды два-пять Муратов Г.В., тат, 2019г, О-711, Тираж 2000,8шт
Басма китаплар
Тизрәк үсәсем килә! Балалар өчен шигырьләр.
Хочу быстрее вырасти! (Тизрәк үсәсем килә!) Газинур Мурат. 2019г. 23102019_1 Тираж 2500 6+ 20шт
Басма китаплар
Ике икең биш була (Мәкаләләр,миниатюралар,әңгәмәләр)
Дважды два-пять Муратов Г.В., тат, 2019г, О-711, Тираж 2000,8шт