Товарлар каталогы
Татарское ювелирное искусство

Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан

Мөхәммәдъяр
Мөхәммәдъяр - Казан ханлыгы чорында (XVI йөз уртасында) иҗат иткән күренекле татар шагыйре. Аның туган елы якынча XV йөз азагына - 1497 елга туры килә. Ул кулъязма күчермәләрдә заманыбызга килеп җиткән «Төхфәи мәрдан» («Егетләр бүләге», 1540) һәм «Нуры содур» («Күкрәкләр нуры», 1542) исемле ике поэмасы һәм «Нәсыйхәт» шигыре белән билгеле. Поэмаларның «Төхфәи мәрдан» дигәне XVIII йөздә күчерелгән ике кулъязма нөсхәсе буенча мәгълүм. Кулъязмаларның берсе - Санкт-Петербургта СССР Фәннәр академиясенең Азия халыклары институты китапханәсендә, икенчесе Казанда Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә саклана. «Нуры содур»ның исә өч кулъязма нөсхәсе билгеле, аларның икесе - шул ук Санкт-Петербург институты китапханәсендә, берсе, әдип Нәкый Исәнбәт тапканы, язучының шәхси архивында саклана. Шушы кулъязмалар нигезендә бу ике поэма, берникадәр кыскартулар ясалып, 1966 елны Татарстан китап нәшриятында аерым китап рәвешендә нәшер ителә. Мөхәммәдъярның гомер юлы фаҗигале рәвештә өзелә. Ул Казан делегациясе составында тылмач булып Мәскәүгә килә. Аны 1549 елның җәендә Явыз Иван гаскәрләре Муром тирәсендә вәхшиләрчә үтерә.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Басма китаплар
Нуры содур (поэмалар, шигырь)
Свет сердец. Нуры содур. Мухаммедьяр Е-1375 2021г. Тираж 1200 10шт