Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Мөхәммәдиев Ринат Сафа улы
Мөхәммәдиев Ринат Сафа улы 1948 елның 10 декабрендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туа. 1966 елда шул төбәкнең Түбән Ушма унберьеллык мәктәбен, 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннан өч ел дәвамында Казан телестудиясендә балалар һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар редакциясе мөхәррире булып эшли. 1973-1976 елларда Казан университетының журналистика кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. 1979 елда диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Берникадәр вакыт «Татарстан коммунисты» (хәзерге «Татарстан») журналы идарәсендә фән һәм мәдәният бүлегенә җитәкчелек итә, аннары 1977 елның февраленнән «Казан утлары» журналы редакциясендә башта әдәби тәнкыйть бүлеге мөхәррире, аннары 1981 елның маеннан 1987 елның көзенә кадәр журналның баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1987-1989 елларда ул Татарстан китап нәшрияты директоры хезмәтендә. 1989-1999 еллларда - Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе. Р.Мөхәммәдиев актив җәмәгать эшлеклесе буларак та киң таныла. Бер үк вакытта 1990-1993 елларда, Татарстаннан сайланган халык депутаты сыйфатында, Россия Югары Советының Президиумы әгъзасы һәм Югары Советның Мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе булып эшли. 1995-2000 елларда ул шулай ук Татарстан Республикасы халык депутаты вазифаларын башкара. Бүгенге көндә - «Татарский мир» газетасының баш мөхәррире. Аспирантурада уку елларыннан башлап ул, нигездә, төп игътибарын әдәби тәнкыйть өлкәсенә юнәлтә. 70 нче еллар ахырында әдәбиятның проза жанрында да үзен сынап карый. 1979 елда ул нәниләр өчен «Яңа елга күчтәнәч» исемле зур булмаган беренче хикәяләр җыентыгы бастырып чыгара, ә тагын берникадәр вакыттан соң «Беренче умырзая» (1983), «Ак кыялар турында хыял» (1985), «Истәлек өчен - Гыйлемханга...» (1986) һ.б. повестьларын һәм хикәяләрен иҗат итә. 1989 елда Р.Мөхәммәдиев «Кенәри - читлек кошы» исемле романын яза. Аннары «Сират күпере», «Утлы таба өстендә» һ. б. күләмле әсәрләрен иҗат итә. Р.Мөхәммәдиев - ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1986), Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиясе лауреаты (1982), Россия Гуманитар фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1997). 1993 елда «Сират күпере» романы өчен Р.Мөхәммәдиевкә Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Әсәр тиз арада рус, француз, төрек, македон, кытай телләренә тәрҗемә ителә; төрекчә басмасы (Истанбул, 1993) Төркиянең әдәби бүләгенә лаек була (1995). Роман шулай ук Евразия һәм Африка илләренең «Лотос» бүләге һәм А.Платонов исемендәге премия белән тамгалана (1995). 2002 елда язучы М.Шолохов исемендәге Халыкара премиягә лаек була. 1979 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Электрон китаплар
Кайларда сез,авылдашлар...(Хикәяләр, повестьлар)
Где вы,односельчане...Кайларда сез,авылдашлар...Мухамадиев Р.С.О-0727 Тираж 1200 8шт, электронная книга
Басма китаплар
Кайларда сез,авылдашлар...(Хикәяләр, повестьлар)
Где вы,односельчане...Кайларда сез,авылдашлар...Мухамадиев Р.С.О-0727 2022г. тат Тираж 1200 8шт
Электрон китаплар
Юлда булу хәерле... (Хикәяләр, повестьлар)
Лучше быть в пути Мухамадиев Р.С. тат 2018 Е-2702 8шт,16+
Басма китаплар
Кыргый атауга сәяхә (повесть, хикәятләр)
Путешествие на необитаемый остров. Кыргый атауга сэяхэт.Мухамадиев Р.С.