Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Мөдәррисов Шәрәф Хасиятулла улы (Шәрәф Мөдәррис)
Шагыйрь, хикәяче, публицист Шәрәф Мөдәррис (Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррисов) 1919 елның 1 ноябрендә хәзерге Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында игенче гаиләсендә туа. Үз авылларында - башлангыч һәм күрше Мунчәли авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1935 елда Казанга килә һәм педагогия институты каршындагы рабфакка укырга керә, аннары икееллык Укытучылар институтында укый. 1933 елдан ук шигырьләре матбугатта күренә башлый, 1937 елда унсигез яшьлек студент егетнең «Үскәндә» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Яшь шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дә шушы чорда башлана. 1941 елда аның тәрҗемәсендә чуаш әдәбияты классигы К.Ивановның атаклы «Нарспи» поэмасы дөнья күрә. Поэманың турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә ителүе ул заман тәнкыйтендә аеруча уңай күренеш итеп бәяләнә. Институтны тәмамлагач та, 1941 елның язында, Ш.Мөдәррис гаскәри хезмәткә алына һәм Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк алгы сызыкта була, әүвәл минометчы, ахырга таба татарча фронт газеталарының хәрби мөхбире сыйфатында сугыш юлын уза, яралана, контузияләр ала, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш чынбарлыгыннан алынган конкрет вакыйгалар, эш-гамәлләр Ш.Мөдәрриснең бу чор поэтик иҗатының да төп эчтәлеген тәшкил итәләр. Лирикасында, «Тупчы Ваһап» исемле эпик поэмасында (1943) шагыйрь нәкъ менә шул үзе аралашып яшәгән батыр сугышчыларның, гади солдатларның сугыштагы уй-хисләрен, фашизмга нәфрәтләрен тасвирлый. 1946 елның язында гаскәри хезмәттән кайткач, Ш.Мөдәррис Казанда республика газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1956 елда, читтән торып укып, Мәскәү Әдәбият институтын тәмамлый. Бу елларда шагыйрьнең әдәби иҗаты, жанр һәм эчтәлек ягыннан төрлеләнеп, тагы да үсеп-җәелеп китә. Ул зур күләмле поэмалар, шигъри повестьлар («Биш минут», «Яшел тасма», «Үлемсезлек», «Кызыл мәйдан», «Яшәү көче», «Йолдыз атыла» һ.б.) яза, лирик һәм публицистик шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре, памфлетлар, хикәяләр, «Әбдүш Ялаяпов» дигән саркастик повестен иҗат итә, көндәлек матбугатта халыкара темаларны яктырткан үткен эчтәлекле публицистик мәкаләләрен бастыра. Татар поэзиясендә беренчеләрдән булып сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен язып күрсәтә. Шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли: инглиз теленнән Шекспир сонетларын, «Король Ричард III» трагедиясен, Байрон, Шелли шигырьләрен, алманчадан Һ.Һейне шигырьләрен, русчадан А.Пушкин, Н.Некрасовларның поэтик әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп бастыра. Ул 1963 елның 28 апрелендә вафат була. Ш.Мөдәррис - 1946 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Электрон китаплар
Сайланма әсәрләр Мөдәррисов Шәрәф Хасиятулла улы (Мөдәррис Шәрәф)
Избранное Мударрисов Ш.Х.(Мударрис Шараф) тат 2019г. О-2797 Тираж 1000 16+ 14шт
Басма китаплар
Сайланма әсәрләр Мөдәррисов Шәрәф Хасиятулла улы (Мөдәррис Шәрәф)
Избранное Мударрисов Ш.Х.(Мударрис Шараф) тат 2019г. О-2797 Тираж 1000 16+ 14шт