Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Мир-Хәйдәров Рауль Мирсәет улы
Рауль Мирсәет улы Мир-Хәйдәров 1941 елның 17 ноябрендә Казахстанның Актүбә өлкәсе Актүбә шәһәренең Мартук бистәсендә туа. 1956 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм Актүбә тимерьюлчылар техникумына укырга керә. 1968 елда ул читтән торып Ташкент политехника институтын тәмамлый. Инженер-төзүче белгечлеге алганнан соң, 1961 елдан 1980 елга кадәр Ташкент шәһәрендә төзелеш оешмаларында эшли. 1980 елда Р.Мир-Хәйдәров төзелеш эшен ташлый һәм төп вакытын әдәби иҗатка багышлый, профессионал язучы булып китә. Рауль Мир-Хәйдәров үзенең «Полустанок Самсона» исемле беренче хикәясен 1971 елда яза. Шушы елны ук әлеге хикәя «Родники» исемле Мәскәү альманахында һәм «Молодая Гвардия» нәшриятында басылып чыга, Бөтенсоюз радиосына яздырыла. 1975 елда Р.Мир-Хәйдәров яшь язучыларның VI Бөтенсоюз съездында катнаша. Съезд йомгаклары буенча аның «Голубые самосвалы» дигән икенче хикәясе «Мы - молодые» исемле Мәскәү альманахында дөнья күрә. 1975 елда яшь язучының «Полустанок Самсона» исемле беренче китабы Ташкент шәһәренең «Еш Гвардия» нәшриятында басылып чыга. 1976 елда «Молодая Гвардия» нәшрияты аның «Оренбургский платок» китабын нәшер итә. 1988 елда дәүләт структураларының югары катламында ришвәтчелек турында «Пешие прогулки» романы басылып чыкканнан соң, аңа һөҗүм оештырыла. Ул очраклы рәвештә исән калып, гомерлеккә II группа инвалид булып кала. Шуннан соң аңа Ташкентта яшәү авырлаша, чөнки язучыны янап, куркытып торалар. «Судить буду я» романына зыян салалар һәм ул Мәскәү шәһәренә күчәргә мәҗбүр була. Рауль Мир-Хәйдәров илнең төп нәшриятлары саналган «Молодая Гвардия», «Советский писатель», «Художественная литература» нәшриятларында утыздан артык китап бастыра. Аның китаплары чит телләргә һәм СССР халыклары телләренә тәрҗемә ителә. Татар, грузин, каракалпак, үзбәк телләрендә чыккан китаплары бар. Р.Мир-Хәйдәровның проза әсәрләре татар теленә дә тәрҗемә ителә. Ул - СССР Эчке эшләр министрлыгының әдәби премия лауреаты (1989), «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» (1999). Р.Мир-Хәйдәров - 1975 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90