Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Миңнуллин Туфан Габдулла улы
Миңнуллин Туфан Габдулла улы 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәт-хуҗа авылында туа. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбәгендәге Олы Кариле һәм Кама Тамагы авылларында - хисапчы, аннары, Казанда бухгалтерлар хәзерләү курсларын тәмамлагач, Казахстанның Кустанай өлкәсендәге бер совхоз кооперациясендә баш бухгалтер булып эшли. 1956-1961 елларда Т.Миңнуллин Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Училищены тәмамлап кайткач, ул Минзәлә драма театрында, аннары Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер хезмәтендә була. 1964-1968 елларда - Казан телестудиясендә - өлкән мөхәррир, «Чаян» журналы редакциясендә - бүлек мөхәррире, матур әдәбиятны пропагандалау бюросында җитәкче вазифаларын башкара. 1968 елның ноябреннән - язучы-профессионал. 1975-1977 елларда язучы Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайта. Т.Миңнуллин әдәбиятка 60 нчы еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Соңрак ул драматургия жанрының олырак формаларында көчен сынарга керешә. 1962 елда яшь авторның «Безнең авыл кешеләре» исемле комедиясе - Минзәлә драма театры, балалар өчен язылган «Азат» исемле пьеса-әкияте Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәләрендә куела. Бүгенге көндә Т.Миңнуллин - татар сәхнә әдәбиятының алгы сафында атлап, аны әйдәп баручы. 1963-1999 еллар арасында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә генә дә Т.Миңнуллинның 26 пьесасы буенча спектакль уйнала. Драматургның аерым әсәрләре, бигрәк тә «Әлдер- мештән Әлмәндәр» фәлсәфи комедиясе, «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасы, «Диләфрүзгә дүрт кияү» водевиле, Башкортстан, Мари Иле, Удмуртия, Бурятия, Калмыкия, Дагстан, Осетия, Ичкерия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан милли театрлары, Россиянең рус театрлары сәхнәләрендә дә зур уңыш казана. Т.Миңнуллин - татар балалар драматургиясе үсешенә үзеннән зур өлеш керткән язучы. Аның «Азат», «Гафият турында әкият», «Айга сәяхәт», «Айбулат», «Авыл эте Акбай», «Акбай һәм Сарык малае», «Акбайның яңа маҗаралары», «Акбай һәм Кыш бабай», «Акбай нигә күңелсез?», «Бик бүлтәймә, Бультерьер» исемле әкият-пьесалары, «Иптәш командир!», «Кайда хаклык, кайда дөреслек?» кебек комедияләре республиканың курчак һәм драма театрлары, шул җөмләдән Татар дәүләт академия театры репертуарында тотрыклы урын биләп торган әсәрләрдән саналалар. Т.Миңнуллин - актив җәмәгать эшлеклесе. 1984-1989 елларда ул Татарстан Язучылар берлеген җитәкли, 1997-2008 елларда Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге президенты вазифаларын башкара, 1984-1989 елларда - Татарстан Югары Советы депутаты һәм 1989-1991 елларда СССР Югары Советының Татарстаннан сайланган депутаты була. 1995 елдан бирле - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Ул шулай ук «Сәхнә» журналының баш мөхәррире. Язучы - ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1978, 1984), «Почет билгесе» ордены кавалеры (1984). Т.Миңнуллин «Нигез ташлары» комедиясе һәм «Үзебез сайлаган язмыш» драматик хикәясе өчен 1974 елда - Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге әдәби премиясенә, «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре буенча Әлмәт драма театрында куелган спектакль өчен 1979 елда - ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә һәм «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен (режиссеры М.Сәлимҗанов һәм баш рольне башкаручы Ш.Биктимеров белән берлектә) 1979 елда РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2005 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә. Шул ук елны «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә. 1969 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90