Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы
Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районы Нәҗәде авылында туа. Бала чагы Сөн елгасы буендагы Шәммәт авылында уза. Шунда башлангыч мәктәпне тәмамлый. Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезьеллык мәктәпкә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфадагы сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып, китапханәдә, аннары колхозда эшли. 1966 елда Карабаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Мәктәп елларында ук беренче шигырьләре район һәм республика газеталарында басыла. Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә. 1968 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетта укыган чагында ук инде Р.Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла. Татар матбугатында («Идел» альманахында, «Татарстан яшьләре» газетасында һ.б.) аның шигырьләре дөнья күрә. «Беренче карлыгачлар» (1970) исемле яшь шагыйрьләр китабында чыккан шигырьләрен җәмәгатьчелек тә, тәнкыйть тә яратып кабул итә. Университетны тәмамлаганнан соң, Р.Миңнуллин «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында эшли башлый. Лирик шигырьләр белән беррәттән балалар өчен дә беренче шигырьләрен язып карый. 1976 елда «Бәхетле булыгыз» исемле беренче мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Ул - 60 тан артык өлкәннәр һәм балалар өчен китап авторы. Р.Миңнуллин балалар әдәбиятына, балалар язучыларына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра, ун ел дәвамында Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы оештыра. Р.Миңнуллин - тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. Озак еллар «Казан утлары» журналында - бүлек мөхәррире, җаваплы сәркатип, Татарстан телевидениесендә - баш мөхәррир, «Яшь ленинчы» газетасында корреспондент, баш мөхәррир булып эшли. 1995 елдан ул - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000 елдан - Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары. 1988-1994 елларда - Татарстан балалар фонды рәисе, 1990 елдан - Татарстан халык депутаты, 1990-1995 елларда - Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979-1999 елларда - Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, 1995 елдан - «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» теле-радиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы. 1982 елда «Акбай цирк карый» (1978), «Җиде абый тай җигә» (1980), «Айга очтык» (1982) исемле балалар китаплары һәм телевидениедән әдәбиятны пропагандалаганы өчен шагыйрь Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясе белән бүләкләнә. 1994 елда «Дөньяда иң зур алма» (1992) исемле китабы өчен Г.Х.Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек була. Исеме атаклы әкиятченең почетлы исемлегенә кертелә. 1997 елда - балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясенә, 1998 елда «Күчтәнәч» (1995) дигән китабы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Ул - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1998). 2005 елда Р.Миңнуллинга Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә. 1977 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90