Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Мансуров Зиннур Мөҗип улы
Мансуров Зиннур Мөҗип улы 1949 елның 15 июлендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушма авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлап, бер ел чамасы күмәк хуҗалыкта механизатор булып эшләгәннән соң, 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Югары белем алгач, офицер сыйфатында ике ел армия сафларында хезмәт итә. 1975-1983 елларда - «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының махсус хәбәрчесе, 1983-1986 елларда - «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире, 1986-1990 елларда - Татарстан радиосы баш мөхәррире, 1990-1995 елларда Язучылар идарәсе рәисе урынбасары булып эшли. 1995 елдан ул «Мәдәни җомга» атналык әдәбият һәм сәнгать газетасын оештыра, шушы басманың баш мөхәррире вазифасын башкара. З.Мансуров мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Алар «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы битләрендә, соңрак күмәк җыентыкларда басыла. 1979 елда шагыйрьнең «Кул бирәм» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң бер-бер артлы «Йөз суы» (1983), «Ваем» (1988), «Яшәү үзәне» (1998), «Җәрәхәтле йөрәк җылырак» (2003) һ.б. китаплары нәшер ителә. З.Мансуров - Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур һәм Бөгелмә җәмәгатьчелегенең Һ.Атласи исемендәге әдәби премияләре лауреаты (1995, 2005). Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1994 елда - «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем, 1999 елда Татарстан Республикасының Мактау грамотасы бирелә. 2009 елда «Җәрәхәтле йөрәк җылырак» (2003) һәм «Күңелдә фидаи яшәсә» (2006) китаплары өчен шагыйрь Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1982 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Теплее греет раненое сердце: Стихи и поэмы
В эту книгу вошли стихи и поэмы известного татарского поэта Зиннура Мансурова, получившие положительную оценку широкой общественности.
Бушлай
Электрон китаплар
Мең дә бер уй
Тысяча и одна дума. Мең дә бер уй. Мансуров З.М. 2023г. С-1949/Э Тираж 1100 12шт
Басма китаплар
Мең дә бер уй
Тысяча и одна дума. Мең дә бер уй. Мансуров З.М. 2023г. С-1949 Тираж 1100 12шт
Электрон китаплар
Гамьне яктырткан ямь. (Шигырьләр һәм поэмалар)
Озарение красотой (Гамьне яктырткан ямь) Мансуров З.М. (Зиннур Мансуров) 2020г. А-2917 8шт
Электрон китаплар
Тукай белән әңгәмәләр. (Татар кодексы, тематик сөйләшүләр, канатлы гыйбарәләр, тәмамлау мәкаләсе)
Беседы с Тукаем.Тукай белән әңгәмәләр.Мансуров З.М. 2021г. на тат и русс.яз. Заказ №7533 Тираж 1200
Басма китаплар
Тукай белән әңгәмәләр. (Татар кодексы, тематик сөйләшүләр, канатлы гыйбарәләр, тәмамлау мәкаләсе)
Беседы с Тукаем.Тукай белән әңгәмәләр.Мансуров З.М. 2021г. на тат и русс.яз. Заказ №7533 Тираж 1200 6шт.
Басма китаплар
Гамьне яктырткан ямь. (Шигырьләр һәм поэмалар)
Озарение красотой (Гамьне яктырткан ямь) Мансуров З.М. (Зиннур Мансуров) 2020г. А-2917 8шт
Электрон китаплар
Тукайча татар кодексы
Татарский кодекс по Тукаю (Тукайча татар кодексы). Автор-сост. Мансуров З.М. М-1236 12шт в уп 2016г Тираж 2000