Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Маликова Мәдинә Габделхак кызы
Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 елның 5 августында Татарстанның Сарман районы Мортыш Тамагы авылында игенче гаиләсендә туа. Үз авылларындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, 1949-1959 елларда башта Татарстанның Минзәлә шәһәрендәге педагогия училищесында, аннары Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. Институтны тәмамлагач, 1959-1964 елларда «Чаян» журналында - корректор, 1964 елдан «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналында - әдәби хезмәткәр, ә 1978 дән 1987 елгача журналның җаваплы сәркәтибе булып эшли. Аның әдәби иҗат юлындагы беренче адымнары да журналистик язмалардан - көндәлек матбугат өчен хәбәрләр, документаль очерклар, мәкаләләр язудан башлана. Ул елларда М.Маликованың очерклары, сәнгатькә, әхлак темаларына багышланган язмалары җәмәгатьчелектә киң яңгыраш таба, журналда басылган беренче хикәяләре, повестьлары да укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Язучыны бигрәк тә яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә һәм тәрбия проблемалары, кешенең җәмгыятьтәге урыны, бурычы, хезмәткә карашы мәсьәләләре кызыксындыра. Бу темалар, күпсанлы очеркларында, мәкаләләрендә конкрет яктыртылудан тыш, язучының әдәби әсәрләре - хикәя-повестьлары һәм романнарының да төп эчтәлеген һәм идея юнәлешен тәшкил итә. 1967 елда басылып чыккан «Юлдашлар» исемле беренче хикәяләр җыентыгында ук автор укучы алдына тирән әхлакый мәсьәләләрне җитди итеп куярга омтылуы белән игътибарны җәлеп итә. Табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәт яктылыгында яшүсмер кызның самими образын гәүдәләндергән «Кар сулары» лирик хикәясе, шундый ук лирик тонда язылган «Сары тюльпаннар», «Көндәшләр», «Ай сүрелгән чак иде», «Узма, гомер!», «Берәгәйле бәрәңге» һ.б. хикәяләр моның ачык мисалы булып тора. Язучының «Казан каласы - таш кала» (1967), «Кояш күпере» (1973), «Янар таулар яктысында» (1977) повестьлары, «Шәфкать» (1985), «Басып сайрар талы бар» (1987), «Фидая» (1990) романнары шәһәр һәм авыл интеллигенциясе - инженерлар, архитекторлар, рәссамнар, табиблар, артистлар тормышына багышлап язылганнар. Язучы каләме, заман тормышының төрле өлкәләренә мөрәҗәгать итеп, әсәр каһарманнарының рухи дөньясын бөтен тирәнлеге, каршылыклары белән яктыртырга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулы нечкәлекләрен, нокталарын ачарга омтыла, яшәешнең төп мәгънәсе һәм максаты турында укучы белән җитди әңгәмә алып бара. Соңгы елларда иҗат ителгән «Кызыл гөл» (2005), «Тылсым» (2006), «Тылсым. Шәфкать» (2007) романнарында бу ачык чагыла. М.Маликова - каләмен детектив әсәрләр жанрында да чарлаган әдибә. Аның «Хөкем» (1969), «Августның беренче кичендә» (1970), «Адашканга юл кайда» (1971), «Югалган якутлар» (2003), «Чәчкә балы» (2004) исемле маҗаралы повестьлары, «Өермә» (2002) исемле детектив романы, «Кыргый дивизия» (2001) кебек хикәяләре, жанр хасиятләре таләп иткәнчә, мавыктыргыч, киеренке агышлы вакыйга-сюжетка корылганнар. Гомумән, М.Маликова сюжетны оста, мавыктыргыч итеп кора белә, вакыйгаларны, йөрәк аша үткәреп, укучының күңел кылларын тибрәндерерлек итеп тасвирлый. М.Маликова драматургия өлкәсендә дә уңышлы эшли. Аның «Оҗмах балалары» исемле драмасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела (1990), «Йөрәк ничек түзсен», «Моңнар төште башыма», «Синең өчен үзем үләрмен» исемле драма әсәрләре узган гасырның туксанынчы елларында Минзәлә һәм Әлмәт театры сәхнәләрендә уңыш белән бара. М.Маликова - актив җәмәгать эшлеклесе дә. 1993 елдан бирле ул - Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыятенең президенты, Татарстан язучылары корылтайларында дүрт тапкыр (1979, 1984, 1989, 1994) Язучылар берлеге идарәсенә әгъза итеп сайлана, ә 1989-1990 елларда идарә рәисенең урынбасары булып эшли. Матбугат һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1976 елда Татарстанның, ә 1985 елда «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ул шулай ук Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты (1980). М.Маликова - 1972 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90