Товарлар каталогы
Татарское ювелирное искусство

Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан

Маликов Дөлфәт Госман улы (Зөлфәт)
Маликов Дөлфәт Госман улы (Зөлфәт) 1947 елның 1 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында туа. Уразмәт авылы урта мәктәбен тәмамлагач, 1965-1969 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1969 елның апреленнән ул журналистлык хезмәтендә: алты ел «Чаян» журналы редакциясендә эшли, Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасында. 1983 елның көзеннән ул яңадан «Чаян»га күчеп, журнал редакциясенең әдәбият-сәнгать бүлегенә җитәкчелек итә. Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый. 1968 елда 20 ләп шигыре «Беренче карлыгачлар» альманахында урнаштырыла. 1971 елда Х.Туфан кереш сүзе белән «Язмышлар ярында» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. «Утлы бозлар» (1978), «Адашкан болыт» (1990), «Ике урман арасы (1995) һ.б. китаплары дөнья күрә. Зөлфәтнең юмор-сатира әсәрләре һәм Казан Курчак театрында куелган «Җен кызы», «Гасырдан озын бер көн», «Ат өреккән бер төн» исемле пьесалары да бар. Ул шулай ук «Мәкерле песи» исемле беренче татар балалар операсының либретто авторы (композиторы - Л.Хәйретдинова). Бу опера өчен авторларның икесенә дә Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясе бирелә (1988). Зөлфәт Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарында дәвамлы урын алып торган «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер драмасы), «Йөгәнсезгә авызлык» (У.Шекспир), «Биюче» (Лопе де Вега) комедияләренең татар теленә шигъри тәрҗемәчесе буларак та билгеле. Ул - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Татар ПЕН-үзәге әгъзасы (1998). 2007 елда шагыйрь Татарстан Республикасының «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. «Ике урман арасы» җыентыгы (1995) һәм «Йөрәгемне былбыл чакты» дигән китабы (1999) өчен 2000 елда әдип Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Зөлфәт 2007 елда Казанда вафат була. 1973 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90