Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы
Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы 1930 елның 1 декабрендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында туа. 1944 елда Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм 1947 елда Арча педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, шул ук районның Сеҗе урта мәктәбендә бер ел өлкән пионервожатый булып эшли, 1948-1950 елларда Саба районының Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих фәнен укыта. 1950-1954 елларда Балтыйк хәрби флотында хезмәт итә. Флоттан кайткач, 1955-1960 елларда, Арча төбәге мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1959 елда, читтән торып укып, Казан педагогика институтының тарих факультетын тәмамлый. 1960 елда М.Мәһдиев Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә, 1964 елда «1917-1932 елларда татар совет әдәби тәнкыйте» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Ул университетның татар әдәбияты кафедрасында башта ассистент, өлкән укытучы, ә 1968 елдан доцент, 1990 елга кадәр мөгаллимлек эшен дәвам иттерә. М.Мәһдиев - иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлаган язучы. Язучы-прозаик буларак аның исеме матбугатта бераз соңрак, 60 нчы елларның ахырларыннан күренә башлый. 1967 елны «Казан утлары» журналында аның берничә кыска хикәясе - әдәби парчалары басылып чыга. Бер елдан шул ук журнал битләрендә «Без - кырык беренче ел балалары» исемле беренче повесте дөнья күрә. Шуннан соң «Фронтовиклар» (1973), «Каз канатлары» (1975), «Мәңгелек яз» (1988) романнары, «Кеше китә - җыры кала» (1979), «Торналар төшкән җирдә» (1983), «Бәхилләшү» (1990), «Ачы тәҗрибә» (1993), «Торналар төшкән җирдә» (1983) һ.б. китаплары дөнья күрә. М.Мәһдиевнең татар прозасында беркемне дә кабатламый торган үз стиле, язу манерасы бар. Авторның иҗат мирасында бер сәхнә әсәре, татар әдәбияты тарихына караган хезмәтләр, мәкаләләр, прозасы кебек үк югары сәнгать дәрәҗәсендә образлы тел белән язылган юлъязмалар, мемуар, хатирә-истәлек характерындагы әсәрләр дә бар. М.Мәһдиев - РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1983). 1990 елда «Кеше китә - җыры кала», «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» поестьлары өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиев Указы белән М.Мәһдиевкә «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә. М.Мәһдиев 1995 елда Казанда вафат була. 1969 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90