Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Леронов Лемон Лерон улы (Ләбиб Лерон)
Леронов Лемон Лерон улы (Ләбиб Лерон) 1961 елның 11 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Бала чагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. 1969-1979 елларда Олы Имәннең - башлангыч, Югары Яхшыйның - сигезьеллык, С.М.Киров исемендәге совхозның урта мәктәбендә белем ала. 1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аның журналистика бүлеген 1984 елда тәмамлый. Университетта укыган елларында ук Л.Лерон «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1986-1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара. Берара яңадан «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә - әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала. 1989 елдан балалар өчен чыга башлаган «Салават күпере» журналында әдәбият- сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә. Л.Лерон әдәбиятның төрле жанрларында яза. Ул - балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988), «Транзистор үч ала» (1989), «Тәгәрмәчле чана, яки Әкият боткасы» (1933), «Таһир маҗаралары» (2000), «Кояшны кочкан малай» (2004) исемле китаплар авторы. Аның «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә. Өлкән укучылар аны «Күрше тавыгы», «Сине генә сөям», «Шайтан шаяруы», «Бәллүр төн» кебек повесть-хикәяләр авторы буларак та беләләр. Л.Леронның аерым әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителә. 1987 елда Мәскәүнең «Современник» нәшрияты бастырып чыгарган «Середина земли родной» дигән күмәк җыентыкта бер бәйләм шигырьләре урнаштырыла. Л.Лерон - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2002). 1994 елда юмористик әсәрләр циклы өчен әдип Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге, 2000 елда балалар өчен язылган китаплары өчен А.Алиш исемендәге әдәби премияләренә лаек була. 2006 елда - «Чыктым аркылы күпер» исемле китабы өчен аңа Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиясе, 2007 елда «Кояшны кочкан малай» исемле китабы өчен М.Җәлил исемендәге Республика премиясе бирелә. 1990 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Наследники Алиша: Произведения лауреатов премии Министерства культуры и Союза писателей Республики Татарстан
В книге собраны произведения лауреатов премии Министерства культуры и Союза писателей Республики Татарстан.
Бушлай
Библиотека
Лодочка-путешественница
Детские стихи Лябиба Лерона, представленные в данной книге, пронизаны добрым юмором, способностью увидеть необычное в обыденном и привычном сквозь призму детского восприятия.
Бушлай
Библиотека
Лапша на уши (комиксы, сказки) книга 3
В эту книгу Л. Лерона вошли его комиксы, написанные для детей.
Бушлай
Библиотека
Лапша на уши (комиксы) книга 2
В эту книгу Л. Лерона вошли его комиксы, написанные для детей.
Бушлай
Библиотека
Лапша на уши (комиксы) книга 1
В эту книгу Л. Лерона вошли его комиксы, написанные для детей.
Бушлай
Библиотека
Шиворот на выворот: Юмористические рассказы, пьесы, эссе, анекдоты
В новой книге писателя собраны его юмористические рассказы, пьесы и анекдоты.
Бушлай
Электрон китаплар
Йөри торган урындык
Ходячий стул.Йөри торган урындык.Лерон Лябиб.тат 2023г. С-1822 Тираж 1200 8шт, электр. версия
Басма китаплар
Йөри торган урындык
Ходячий стул.Йөри торган урындык.Лерон Лябиб.тат 2023г. С-1822 Тираж 1200 8шт
Басма китаплар
Казанский альманах 2022 (Перламутр)
Казанский альманах Перламутр. 2022г. русс О-1296 Тираж 1000
Электрон китаплар
Мәхәббәтнең канат җиле (шигырьләр поэмалар)
На крыльях любви. Мәхәббәтнең канат җиле.Лерон Лябиб (Леронов Л.Л.) Е-1373 12шт эл.версия
Басма китаплар
Мәхәббәтнең канат җиле (шигырьләр поэмалар)
На крыльях любви. Мәхәббәтнең канат җиле.Лерон Лябиб (Леронов Л.Л.) Е-1373 12шт 2021г