Товарлар каталогы
Татарское ювелирное искусство

Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан

Лавришко Владимир Николаевич
Лавришко Владимир Николаевич 1944 елның 29 февралендә Казан шәһәрендә туа. 1965-1970 елларда Казан дәүләт медицина институтында укый. Институтны тәмамлагач, Яр Чаллы һәм Казанда табиб булып эшли, бер үк вакытта «Комсомолец Татарии» газетасының махсус корреспонденты вазифасын башкара. Беренче шигырьләре матбугатта 1963 елда күренә башлый. Ул - «Узел связи» (1982), «Трава» (1985) исемле шигъри җыентыклар авторы. В.Лавришко шулай ук проза жанрында да иҗат итә («Перевод с глухонемого» (1988), «Слеза на щеке» (2004) һ.б.). «Холодный дом Антона Чехова», «Прощай. Люблю. Такташ» һ.б. документаль повестьларын яза. В.Лавришко «Час России» рус поэзиясе антологиясен төзүгә зур өлеш кертә. Ул шулай ук «Русские поэты Казани от Державина до Макарова» исемле Казан антологиясенең төзүче-авторы. 1987 елда «Комсомолец Татарии» газетасы Г.Тукай шигырьләрен иң яхшы тәрҗемә итүче бәйгесе игълан итә, һәм В.Лавришко анда беренче урынга лаек була. Узган гасырның 70 нчы еллар уртасыннан В.Лавришко республика телевидениесе белән хезмәттәшлек итә, Татарстан мәдәнияте һәм әдәбиятына багышланган берничә тапшыруның авторы була. Казан кинохроника студиясендә аның сценарие буенча берничә документаль фильм төшерелә, һәм алар Бөтенсоюз кинофестивале премияләренә лаек дип табылалар. 2006 елда аңа «Слеза на щеке» исемле китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Державин исемендәге әдәби премиясе бирелә. 1989 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90