Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Корбанов Рафис Харис улы (Рафис Корбан)
Корбанов Рафис Харис улы (Рафис Корбан) 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Биектау районы Кече Битаман авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1977 елда, университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә эшкә урнаша, икенче елны Буага китеп, ике елга якын «Байрак» исемле төбәк газетасында эшли. 1980 елдан ул яңадан Казанда: шәһәрнең авто-заправкалар идарәсендә - рәссам, 1982-1989 елларда кадәр Татарстан радиосында башта музыкаль тапшырулар, аннары балалар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журналларда («Салават күпере» (1989), «Идел» (1990), «Мәдәни җомга» (1991-1993), «Заман» төрек-татар газетасы (1993), «Шәһри Казан» газетасы) эшли. Казан курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» нәшриятында - мөхәррир (1993-1995), Татарстан китап нәшриятында китап тарату бүлеге мөдире, матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләре җитәкчесе һәм 2007- 2008 елларда баш мөхәррир була. Р.Корбан мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлый. Җиденче сыйныфта укыганда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында «Таң көтеп» дигән беренче шигыре басылып чыга. Студент елларында, әдәби мохиттә кайнаучы яшь каләмдәшләре киңәше белән, ул тулысынча балалар өчен язуга күчә. 1987 елда аның балалар өчен «Буран кайда йоклый?» дигән беренче китабы дөнья күрә. Шагыйрь - балалар өчен дөнья күргән 20 дән артык китап авторы («Сөзгәк болыт» (1991), «Капкорсак» (1992), «Алмалы төн» (2002) һ.б.). Р.Корбанның балалар драматургиясе юнәлешендәге иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Казан һәм Чаллы курчак театрлары аның «Куркуын җиңгән Куян», «Бардым күлгә, салдым кармак», «Ак күлмәктә кара елан» исемле пьесаларын сәхнәләштерә. «Керпе малае дуслар эзли» дигән пьесасы 1995 елда Татар дәүләт яшьләр театры сәхнәсендә куела. Уфадагы «Нур» татар театры һәм Чаллы татар драма театры сәхнәләрендә «Патша кызы һәм җырчы» исемле пьесасы уңыш казана. Язучының сәхнә әсәрләре 2000 елда Татарстан китап нәшриятында «Куркуын җиңгән Куян» исеме белән чыккан җыентыгында урын ала. Р.Корбан лирик һәм публицистик шигырьләр китаплары авторы буларак та билгеле («Уян, татар!» (1999), «Яра» (2004)). Аның күп кенә лирик шигырьләренә профессиональ һәм үзешчән композиторлар тарафыннан көйләр язылган. «Капкорсак» китабы өчен автор 1993 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Ул шулай ук «Куркуын җиңгән куян» һәм «Алмалы төн» китаплары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе лауреаты (2003). 2006 елда Р.Корбанга «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. 1990 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90