Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Кожевников Лев Афанасьевич
Кожевников Лев Афанасьевич 1947 елның 5 мартында Киров өлкәсе Омутинск шәһәрендә туа. Урта мәктәптән соң, 1971 елда - читтән торып Киров педагогика институтын, 1976 елда - Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтын (1976), Мәскәүнең А.В.Луначарский исемендәге ГИТИС каршындагы Югары режиссерлык курсларын (1985) тәмамлый. «Прикамская новь», «Вечерняя Казань» газеталарында - корреспондент, Татарстан Мәдәният министрлыгында рус театрлары буенча инспектор булып эшли. Л.Кожевников балалар һәм олылар өчен иҗат итә («Театральный детектив» (1989), «Улыбка Афродиты», «Смерть прокурора» исемле повестьлар җыентыгы (1993), «Олимпия» романнары (1993), «Красный прокурор» (2005) һ.б.). Ул шулай ук күп кенә публицистик мәкаләләр авторы. Аның пьесалары илнең күп кенә театр сәхнәләрендә куела. Автор шулай ук «Әкият» курчак театры белән дә хезмәттәшлек итә. Язучының пьесалары буенча куелган спектакльләр театр сәнгатенең Россия һәм халыкара фестивальләрендә катнашалар. Л.Кожевников - Россиянең Халыкара Олимпия комитеты премиясе лауреаты (1994), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2000). 2004 елда «Олимпия» романы өчен автор Татарстан Язучылар берлегенең Г.Державин исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1986 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90