Товарлар каталогы
Татарское ювелирное искусство

Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан

Хуҗин Мәгъсум Хәмит (Хәмидулла) улы
Хуҗин Мәгъсум Хәмит (Хәмидулла) улы 1930 елның 15 маенда Татарстанның Саба районы Тенеки авылында туа. 1948 елда Саба урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт шул ук мәктәпнең башлангыч сыйныфларында балалар укыта. 1949 елның башында аны комсомолның Саба район комитетына икенче секретарь итеп сайлыйлар. 1949-1954 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1954 елдан «Татарстан яшьләре» газетасында башта әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, аннары пропаганда-агитация бүлегендә әдәби хезмәткәр һәм мөдир вазифаларын башкара. 1956 елда ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы берьеллык комсомол мәктәбендә укып кайткач, аны «Татарстан яшьләре» газетасының җаваплы сәркатибе итеп билгелиләр. 1958-1959 елларда үз теләге белән Казахстанга китеп, чирәм җирләрне күтәрүдә актив катнаша. Бер ел чамасы Караганда шәһәрендә чыга торган яшьләр газетасы «Комсомолец Караганды» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1959-1969 елларда М.Хуҗин - «Колхоз байрагы» исемле Саба район газетасында хатлар һәм авыл хуҗалыгы бүлекләре мөдире, «Коммунизмга» исемле Арча район газетасында - җаваплы сәркатип, «Хезмәт» исемле Балтач район газетасында мөхәррир хезмәтендә була. 1969 елның октябреннән 1988 елның гыйнварына чаклы «Чаян» журналында, ә 90 нчы елларда «Казан утлары» һәм «Татарстан» журналлары редакцияләрендә бүлек мөдире вазифаларын башкара. Язучы проза жанрында иҗат итә. Беренче хикәяләре көндәлек матбугат битләрендә, күмәк җыентыкларда 50 нче елларда күренә башлый. «Ерганак юл яра» дигән беренче китабы 1961 елда дөнья күрә. Ул - хикәяләре тупланган дистәдән артык китап авторы. Арада күләмлерәк проза әсәрләре - повестьлары да бар («Чөй», «Көз» һ.б.). 2001 елда ул 118 авторның иң яхшы хикәяләрен эченә алган «Татар хикәясе антологиясе» дигән фундаменталь басманы дөньяга әзерләп чыгара. М.Хуҗинга 1986 елда «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Татар әдәбиятында хикәя жанрын үстерүгә керткән иҗади хезмәтләре өчен әдип 1997 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиясенә лаек була. М.Хуҗин 2008 елда Казанда вафат була. 1980 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90