Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Хөснетдинов Зиннур Зыятдин улы (Зиннур Хөснияр)
Хөснетдинов Зиннур Зыятдин улы (Зиннур Хөснияр) 1961 елның 18 июлендә Татарстанның Биектау районы Бикнарат авылында туа. 1978 елда Зур Битаман авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Сәләтле студентның беренче повесть-хикәяләре дә шул елларда языла. Дүртенче курста укыганда, «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый. 1985-1987 елларда З.Хөснияр гаскәри хезмәттә, Брест шәһәрендә офицерлар әзерли торган мәктәпне тәмамлый. Армиядән кайткач, 1989 елның октябренә кадәр - Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакциясе мөхәррире, аннары берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли. Шул ук елның ахырларында ул Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә татар балалары өчен «Салават күпере» исемле журналга нигез сала һәм журналның баш мөхәррире итеп билгеләнә. 1997 елдан нәшер ителә башлаган «Таһир-Зөһрә» гаилә газетасы, 1999 елдан яшьләргә атап чыгарылган «Җүләр чак», өлкәнрәк укучыларны күздә тоткан «Яучы», медицинага кагылышлы «Әбүгалисина» газеталары һәм 2001 елдан чыга башлаган «Сәхнә» театр һәм эстрада журналы - болар һәммәсе дә З.Хөсниярның шәхси инициативасы һәм матди кайгыртуы белән дөньяга килгән басмалар. 2001 елдан әлеге газета-журналлар З.Хөснияр үзе оештырган «Ак барс» нәшрият йорты» тарафыннан басып таратылалар. З.Хөснияр - татар балалар әдәбияты өлкәсендә дә иң актив авторларның берсе («Алмачуар әкияте» (2003), «Зилә бакчага бара» (2003) һ.б.). Әдипнең беренче басма китабы - «Таң атада кич була» исемле хикәяләр җыентыгы - 1989 елда басылып чыга. Шуннан соң бер-бер артлы «Тәгәри китте язмышлар» (1991) исемле проза җыентыгы, зур күләмле «Терсәк сугышы» (2002) һәм «Эттән туган» (2004) романнары басылып чыга. Язучы 2001 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. 1991 елда ул - Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге, 2002 елда «Ак болыт күләгәсе», «Хуҗа һәм аның хатыны», «Кышлаган үгез» исемле хикәяләре өчен Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премияләре белән бүләкләнә. 2008 елда - «Терсәк сугышы» роман-дилогиясе һәм «Трагедиягә ике билет» китабы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге, 2009 елда «Салават күпере» балалар журналын, «Сәхнә» театр һәм эстрада журналын һәм балалар китапларын нәшер итүгә куйган хезмәте өчен М.Җәлил исемендәге Республика премияләренә лаек була. 1990 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90