Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Хөснетдинов Фатих Хөснетдин улы (Фатих Хөсни)
Хөснетдинов Фатих Хөснетдин улы (Фатих Хөсни) 1908 елның 3 февралендә Татарстанның Саба районы Олы Мәтәскә (хәзер Теләче районына керә) авылында туа. Авылның иске мәдрәсәсендә һәм яңа совет мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, ул 1924 елда Казанга килә һәм М.Вахитов исемендәге күргәзмә-тәҗрибә мәктәбенең бишенче сыйныфына укырга керә. Шунда укыганда, каләм тибрәтә башлый. 1927 елда «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналында унтугыз яшьлек егетнең «Дөнья матур миңа» исемле беренче шигыре басылып чыга. 1927-1930 еллар арасында матбугатта аның күп кенә шигырьләре дөнья күрә. 1929 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Ф.Хөсни Казан дәүләт университетының икътисад факультетына укырга керә һәм аны 1933 елда тәмамлап чыга. 1933-1935 елларда армиядә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы чорында ул берникадәр вакыт «Сталин байрагы» газетасында хезмәттәшлек итә. 40-50 нче елларда язучы «Йөзек кашы» (1942), «Җәй башы» (1953), «Авыл өстендә йолдызлар» (1955) повестьларын иҗат итә. «Җәяүле кеше сукмагы» (1957), «Утызынчы ел» (1963) романнарын укучылар җылы кабул итә. «Еллар һәм юллар» (1956), «Бертуган Таһировлар» (1965) кебек пьесалары Камал театрында уңыш белән бара. 1955-1957 елларда Ф.Хөсни Татарстан Язучылар идарәсенең җаваплы сәркатибе вазифасында. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен ул «Почет билгесе» (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1968), Октябрь революциясе (1978) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә. «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» дигән китабы өчен Ф.Хөсни 1972 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1993 елда әдипкә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә. Ф.Хөсни 1996 елда Казанда вафат була. 1936 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90