Товарлар каталогы
Татарское ювелирное искусство

Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан

Хисамов Нурмөхәммәт Шаһвәли улы
Хисамов Нурмөхәммәт Шаһвәли улы 1937 елның 24 мартында Татарстанның Чүпрәле районы Мунчали авылында туа. Җидееллык белемне 1944-1951 елларда - Мунчали мәктәбендә алып, сигезенче-тугызынчы сыйныфларда Яшел Үзән шәһәренең 5 нче татар мәктәбендә укый, аннары Иске Чүпрәле мәктәбендә унынчы сыйныфны тәмамлый. Булачак галим 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Университетны тәмамлагач, «Коммунар» Чүпрәле район газетасына бүлек мөдире итеп эшкә җибәрелә. 1962-1965 елларда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. 1965-1969 елларда Н.Хисамов Казан оптика-механика заводының «Җиңү байрагы» исемле эшчеләр газетасының мөхәррире булып эшли. 1969 елның декабреннән ул - СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих (хәзер сәнгать) институтында гыйльми эштә: башта кече фәнни хезмәткәр, әйдәүче фәнни хезмәткәр, 1987 елдан - текстология һәм кулъязмалар бүлеге мөдире, 2000 елның ноябреннән - институтның директоры. Бүгенге көндә ул институтның җәмәгатьчелек белән багланышлар буенча директор урынбасары. Н.Хисамов Мәскәүнең Дөнья әдәбияты институтында 1980 елда - кандидатлык, 1995 елда филология буенча докторлык диссертацияләре яклый. Көндәлек матбугатта ул 1952 елдан бирле языша. Беренче язмалары «Зеленодольский рабочий» газетасында басыла башлый. 1967 елда «Яз миңа чәчәкләр китерә» исемле шигъри җыентыгы дөнья күрә. Н.Хисамов киң җәмәгатьчелеккә беренче чиратта әдәбият галиме буларак билгеле. Ул - татар халкының газиз китабы «Кыйсса-и-Йосыф» турында монографияләр һәм күпсанлы гыйльми мәкаләләр авторы. Аның рус телендә «Поэма «Кысса-и-Йусуф» Кул Али» исемле монографиясе 1979 елда Мәскәүнең «Наука» нәшриятында басыла, ә татар телендә «Бөек язмышлы әсәр» китабы 1984 елда Казанда чыга. Монографик хезмәтләренең логик дәвамы буларак, ул «Йосыф-Зөләйха» дигән драма яза һәм поэманың хәзерге татар әдәби теленә шигъри тәрҗемәсен эшли. Тәрҗемәнең ике басмасы кириллицада һәм бер басмасы латин графикасында дөнья күрә. Ниһаять, 2001 елда галимнең «Сюжет Йусуфа и Зулейхи в тюрко-татарской поэзии XIII-XV вв. (Проблема версий)» исемле өченче монографиясе басылып чыга. Әлеге хезмәт 2002 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге премиясенә лаек була. Язучы-галимнең әдәби тәнкыйть, әдәби-гыйльми мәкаләләре, иҗат портретлары һәм публицистикасы «Бәрәкәтле чишмәләр» (1987) җыентыгында һәм 2004 елда басылып чыккан күләмле «Хәтер сагында» исемле китабында урын алган. Н.Хисамов - Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1997), Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы. 1995 елда Кол Галине татар шигърияте классигы буларак танытуга керткән хезмәтләре өчен галим Кол Гали исемендәге Халыкара премия белән бүләкләнә. 1984 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90