Хәйруллина (Латыйпова) Вәсимә Лотфулла кызы
Вәсимә Лотфулла кызы Хәйруллина (Латыйпова) 1943 елның 28 октябрендә Татарстанның Сарман районы Чураш авылында туа. Узган гасырның алтмышынчы елларында Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, укуын Казан дәүләт педагогия институтында дәвам иттерә, аннан кырык елга якын үз туган төбәгендә укытучы булып эшли.
В.Хәйруллинаның беренче шигырьләре район газеталарында алтмышынчы елларда күренә башлый. 1992 елда аның беренче китабы - «Тәгәрмәчле яңгыр» дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Аннары төрле нәшриятларда балалар тарафыннан яратып кабул ителгән «Чәчәкле төш», «Син бик кирәкле кеше», «Дуслык таганы», «Тылсымлы таяк» исемле китаплары дөнья күрә.
В.Хәйруллина - 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Хайруллина Васима Лотфулловна
Хайруллина Васима Лотфулловна