Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Хәйруллин Илдар Шәмсулла улы
Илдар Шәмсулла улы Хәйруллин 1958 елның 5 сентябрендә Кукмара поселогында дөньяга килә. 1975 елда Кукмараның 1 нче урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчә һәм армия сафларына алына. Армиядән кайтып бераз вакыт «Түбәнкамашин» берләшмәсендә эшли, ләкин рәхимсез авыру аны аяктан ега. И.Хәйруллин беренче хикәяләрен мәктәп елларында ук яза һәм бастыра башлый. 1973 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында уздырган әдәби бәйгедә җиңү яулый. Аның хикәяләре Кукмара, Түбән Кама төбәкләрендә чыгучы «Хезмәт даны», «Туган як», «Чулман» газеталарында басыла. «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан» газеталарында, «Чаян», «Сөембикә», «Мәйдан», «Казан утлары» журналларында юмористик хикәяләре дөнья күрә. И.Хәйруллин - 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90