Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Хәсәнов Мәхмүт Максуд улы
Хәсәнов Мәхмүт Максуд улы 1927 елның 21 декабрендә Татарстанның Саба районы Югары Кибәхуҗа (хәзер Теләче районына керә) авылында туа. 1937 елда алар гаиләләре белән Яшел Үзән шәһәренә күчеп китәләр. Шунда Мәхмүт 5 нче татар урта мәктәбенә укырга керә. Бөек Ватан сугышы чорында һөнәр училищесын тәмамлап, берникадәр вакыт слесарь булып эшли, аннары урта мәктәптә укуын дәвам итә. Әдәбият-сәнгатькә булган мәхәббәт 1944 елда уналты яшьлек егетне Мәскәүгә - А.В.Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтына алып килә. Институтның актерлык бүлеген тәмамлап, М.Хәсәнов Казанга кайта һәм Яшь тамашачылар театрында актер булып эшли башлый. Бер елдан аны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына чакыралар. Шул чорда М.Хәсәновның исеме очерклар, хикәяләр авторы буларак газета-журнал битләрендә күренә башлый. Ахырда ул, актерлык хезмәтен ташлап, бөтенләй журналистика өлкәсенә эшләргә күчә: башта «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә - әдәби хезмәткәр, аннары 1952-1955 елларда Татарстан радиосында хәбәрче вазифаларын башкара. 1952 елда яшь авторның «Беренче хикәяләр» исемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә. 1954-1956 еллар арасында аның бер-бер артлы тагын берничә китабы басылып чыга («Яңа горизонт» повесте, татар һәм рус телләрендә «Бораулау мастеры» дигән очеркы, «Кыюлар юлы» дигән повесте һ.б.). 1957 елда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, М.Хәсәнов бераз вакыт Питрәч район газетасы редакциясендә эшләп ала, аннары 1959 елда Азнакай поселогына күчеп китеп, ике дистәдән артык ел шунда эшли. Монда ул үзенең иҗатында күренекле урын тоткан «Саф җилләр» (1961-1963), «Юллар-юллар...» (1964), «Инженерлар» (1974-1975), «Саумы, кояш!» (1973), «Хәдичә» («Саф җилләр»нең икенче кисәге, 1972-1974), «Шөгеровлар» исемле романнарын һ.б. әсәрләрен иҗат итә. 1980 елда М.Хәсәнов Яшел Үзән шәһәренә күчә. 1977 елда аңа «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 1988 елда «Язгы аҗаган» романы (1987) өчен әдип ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. М.Хәсәнов 1990 елда Яшел Үзән шәһәрендә вафат була. 1965 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Басма китаплар
Мәмүт Хәсәнов. Сайланма әсәрләр алты томда. 5 том. (Повестьлар,хикәяләр,очерклар)
Избранные произведения в 6 томах. Том 5 М.Хасанов 2019г О-2952 6шт