Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Хәсәнов Әнәс Хәсән улы
Хәсәнов Әнәс Хәсән улы 1935 елның 23 июнендә Татарстанның Куйбышев (хәзерге Спас) районы Көек авылында туа. 1954 елда - Куйбышев педагогика училищесын, 1959 елда Казан педагогика институтын тәмамлый. 1959-1972 елларда ул Казан телевидениесендә башта балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир, өлкән мөхәррир, аннары иҗтимагый- сәяси программаларның баш мөхәррире булып эшли. 1972-1974 елларда Ленинград Югары партия мәктәбенең матбугат, телевидение һәм радио бүлегендә укый. Партия мәктәбен тәмамлап кайткач, 1984 елга кадәр өлкә комитетының мәдәният бүлегендә инструктор булып хезмәт итә. 1984-1988 елларда Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1988-1991 елларда - «Татарстан коммунисты» (хәзерге «Татарстан») журналының җаваплы сәркатибе. 1991 елдан Ә.Хәсәнов Татарстан Республикасы Президентының матбугат үзәге җитәкчесе, сигез елдан соң Президентның матбугат архивы җитәкчесе булып күчә. Ә.Хәсәнов - күпкырлы иҗатчы. Телевидениедә эшләгән елларында ул балалар өчен дистәләрчә тапшыру оештыра. Ә.Хәсәнов киносценарист буларак та билгеле. Аның сценарийларына нигезләнеп, «Тайгада шәһәрләр үсә», Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиевкә багышлап, «Мин кешеләрне яратам» исемле татар һәм рус телләрендә документаль фильмнар төшерелә. Ул шулай ук аерым басмада дөнья күргән оригиналь проза, шигырь, пьеса җыентыклары авторы буларак та билгеле. Ә.Хәсәнов - шулай ук тәрҗемә өлкәсендә хезмәт куйган язучы. В.Софронов, В.Черных, Г.Данаиловның пьесаларын уңышлы тәрҗемә иткәне өчен 1978 елда РСФСР Мәдәният министрлыгының Дипломы белән бүләкләнә. Ә.Хәсәнов - ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980). 2001 елда ул Дуслык ордены белән бүләкләнә. Язучы Р. Мостафин белән берлектә язган «Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев» исемле китап һәм аны татарчага тәрҗемә иткәне өчен ул Татарстан Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 2005 елда аңа татар балалар әдәбиятын үстерү һәм А.Алиш исемен мәңгеләштерү юнәлешендә алып барган фидакяр хезмәтләре өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе бирелә. 1996 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90