Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Харисов Ренат Мәгъсүм улы (Ренат Харис)
Харисов Ренат Мәгъсүм улы (Ренат Харис) 1941 елның 6 маенда Ульянов өлкәсенең Зирекле Күл авылында туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Буа төбәгендәге авылларда уза. 1958 елны Буа шәһәрендә А.В.Луначарский исемендәге урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, Төзү-монтаж идарәсендә бер ел чамасы слесарь-сантехник булып эшли. 1959-1963 елларда Р.Харис Казан педагогика институтының тарих-филология факультетында укый. Институтны тәмамлаганнан соң, 1963-1964 елларда - Арча педагогика училищесында рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 1964-1965 елларда - Казанда комсомолның Татарстан өлкә комитетында - пропаганда буенча инструктор, 1965-1971 еллар арасында «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркатип һәм 1971-1973 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара. 1973-1982 елларда ул - Татарстанның мәдәният министры урынбасары, 1982-1989 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, 1989-1991 елларда - КПССның Татарстан рескомында идеология бүлеге мөдире, 1991-1995 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире булып эшли. 1990 елдан Р.Харис - Татарстан Югары Советы һәм 1995 елдан - Татарстан Дәүләт Советы депутаты, 1995-2000 елларда - Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы һәм Дәүләт Советы Рәисе урын-басары. Республика көндәлек матбугатында Р.Харисның исеме 1962-1963 елларда күренә башлый. 1968 елда «Беренче карлыгачлар» альманахында беренче җыентыгы («Җир һәм кеше»), ә тагын бер елдан «Кайтаваз» исемле китабы басылып чыга. Хәзер ул - Казан, Мәскәү, Уфа, Чабаксар нәшриятларында татар, рус, башкорт, чуваш, инглиз телләрендә басылган 40 тан артык шигъри туплан-малар авторы. Аерым әсәрләре БДБ халыклары һәм берничә чит ил телләренә тәрҗемә ителә. Р.Харис татар халкының тарихы, үткәне, бүгенгесе турында яза. Аның «Мулланур», «Камил Якуб», «Рәссам», «Җәлилчеләр», «Ат иярләү», «1972 ел икмәге», «Ант суы», «Бүре күзе», «һарут һәм Марут» поэмалары, «Кеше» ораториясе фәлсәфи-тарихи яссылыкта язылган. Р.Харис үз иҗатында кече яшьтәге балаларны да онытмый. Балалар өчен ул «Матур өй» (1988), «Лап-лап» (1992), «Әбәк» (2001) һ.б. шигъри җыентыклар бастыра. Шагыйрь әдәби тәрҗемә белән дә актив шөгыльләнә. Г.Р.Державин, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, А.Фет, Ф.Тютчев, Т.Шевченко, В.Маяковский, С.Есенин, А.Ахматова, Н.Хикмәт, Г.Лорка, Ю.Тувим, Р.Гамзатов, К.Кулиев, П.Хузангай, Я.Ухсай, О.Сөләйманов һ.б. шигырьләре аның тәрҗемәсендә татар телендә дөнья күрә. Р.Харис - ТАССРның һәм Каракалпакстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1972, 1980), Халыкара Мәгълүмат академиясенең мөхбир-әгъзасы (1993), Чувашия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2002). «Кеше» ораториясе өчен Р.Хариска (композитор М.Яруллин белән берлектә) 1972 елда Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясе бирелә. Шагыйрь 1979 елда - «Литературная Россия» атналык газетасының махсус премиясенә, 1994 елда - «Синең йөрәк тә тибә» дигән шигырьләр циклы өчен Башкортстан Язучылар берлегенең Ф.Кәрим исемендәге премиясенә лаек була. 1997 елда «Хисемнең исеме» китабы өчен (1996) аңа Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. 2004 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән Р.Хариска «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исемгә лаек була. 2005 елда мәдәниятләр диалогының замана шартларында милли эпос традицияләрен үстергәне өчен («Йосыф кыйссасы» балеты либреттосы) Р.Харис Россия Федерациясенең Дәүләт премиясенә лаек була. Шул ук елны М.Шолохов медале белән бүләкләнә. 2009 елда шагыйрь Чувашия Республикасының М.Сеспель исемендәге Халыкара, 2011 елда Дагстанның Р.Гамзатов исемендәге әдәби премияләренә лаек була. 1968 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90