Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Хәмидуллин Лирон Хәйдәр улы
Хәмидуллин Лирон Хәйдәр улы 1932 елның 10 ноябрендә Ульянов өлкәсе Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында туа. 1941 елда үз авылларындагы мәктәпкә укырга керә, дүртенче сыйныфтан укуын Оренбург өлкәсендәге Иске Белогор җидееллык мәктәбендә дәвам иттерә. Аны уңышлы тәмамлагач, 1949 елдан Казахстанның Актүбә шәһәрендәге тимерьюлчылар техникумында укый. 1951-1952 елларда хәрби хезмәттә була. 1956 елда техникумны тәмамлагач, Орск шәһәренә тимер юл бүлеге бригадиры итеп җибәрелә. Техникумда укыганда, 1955-1956 елларда, ул Актүбә Пионерлар сараенда радио түгәрәген җитәкли. Орскида яшәү елларында читтән торып Бөтенсоюз политехника институтының (ВЗПИ) дүрт курсын һәм КПССның Орск шәһәр комитеты карамагындагы икееллык кичке Марксизм-ленинизм университетын тәмамлый. Яшәешләре Орск чоры белән бәйле булган Дәрдемәнд, М.Фәйзи, М.Җәлилне белгән кешеләр белән аралаша, истәлекләрен язып ала. 1960 елның августында Л.Хәмидуллин Уфага күчеп килә. 1961 елның гыйнварыннан Казанда яши. Берничә ел инженер, баш инженер булып эшли, партком секретаре итеп сайлана. 1961 елда беренче мәкаләләре, очерклары «Татарстан яшьләре» газетасы битләрендә басыла башлый. Тиздән беренче хикәяләре дә яшь язучылар альманахы буларак нәшер ителгән «Яшьлек таңы» (1964), «Кайнар хисләр» (1966) китапларында урын ала. 1968 елда «Юлда» дип исемләнгән китабы басылып чыга һ.б. 1971 елда «Дала иртәсе» повесте дөнья күрә. Дәрдемәндкә багышланган «Офыктагы рәшәләр» документаль повесте 90 нчы елларда казахчага тәрҗемә ителә. Татар укучысы Л.Хәмидуллин тәрҗемәсендә «Отрар хатирәсе», «Әрем исе», «Җәйләүдә» (казах повестьлары), «Чинар» (үзбәк романы) һ.б. белән таныша ала. Л.Хәмидуллин ун ел Язучылар оешмасының тәрҗемәчеләр секциясен җитәкли. Төрки әдәбиятлар белән дустанә мөнәсәбәтләр оештыруга әһәмият бирә. Ул елларда кардәш республикаларда «Татар повестери» (Алма-Ата, 1979), «Татар гүрриңлери» (хикәяләр, Нукус, 1981), «Йиллар ва йуллар» (хикәяләр, Ташкент, 1981) җыентыклары һәм Казанда «Ак дөя» (казахчадан, повестьлар, 1979), «Дуслык аланы» (төрле телдән, хикәяләр, 1987) һ.б. китаплар нәшер ителә. 1967-1983 елларда Л.Хәмидуллин - СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры, 1985-1994 елларда - Татарстан китап нәшриятында мөхәррир һәм өлкән мөхәррир, 1998-2005 елларда - яңа оешкан Татар энциклопедия институтының өлкән фәнни хезмәткәре. Соңгы егерме елда ул иҗат иткән берничә хикәя, ике документаль повесть һәм күпсанлы әдәби очерклар авторның 9 китабында һәм аерым җыентыкларда нәшер ителде: «Офыктагы рәшәләр» (1990), «Ак төннәр хәтере» (2002), «Күңелдә калганнар» (2007), «Кичке шәфәкъ» (2009), «Барыбыз да көрәштек» (2010). Аның тырышлыгы белән күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе З.Рәмиев-Дәрдемәндкә багышлап зур альбом эшләнде (2003). Ул шулай ук иганәче һәм матбагачы Рәмиевләргә («Бертуган Рәмиевләр», 2002), мәктәп-мәдрәсәләр ачучы һәм тотучы Хөсәеневләргә («Бертуган Хөсәеневләр») багышланган китапларның төзүчесе һәм аерым хезмәтләрнең авторы. Соңгы елларда Дәрдемәндкә багышлап «Офыктагы рәшәләр» повесте җирлегендә рус телендә ике китабы нәшер ителә: «Зарница на небосклоне» (2009) һәм Татарстан китап нәшрияты чыгара башлаган «История в лицах» сериясеннән «Дэрдменд» (2010). 2010 елда язучының Җиңүнең 65 еллыгына багышланган «Барыбыз да көрәштек = Все мы воевали» дигән китабы дөнья күрә. Л.Хәмидуллин - ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982), СССР Әдәби фонды һәм Татарстан Фәннәр академиясе президиумының мактау грамоталары иясе. 2010 елда аңа Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе бирелә. 1977 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90