Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Хәмидуллин Булат Лирон улы
Хәмидуллин Булат Лирон улы 1968 елның 13 августында Казанда язучы Л.Хәмидуллин гаиләсендә туа. 1985 елда 80 нче урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга керә. 1985-1986 елларда ул - ТАССР Берләштерелгән дәүләт музее хезмәткәре. 1987-1989 елларда, укуыннан вакытлыча бүленеп, армиядә хезмәт итә. Университетны тәмамлагач, 1992-1994 елларда - «Казан» милли мәдәни үзәгендә фәнни хезмәткәр, «Идель» журналының штаттан тыш мөхәррире һәм «Татарские края» газетасының штаттан тыш корреспонденты. 1994-1998 елларда - ТР ФАның Тарих институты һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр, 1998-2002 елларда Татарстан китап нәшриятында редакция мөдире булып эшли. 2002 елның февралендә ТР ФАның «Фән» нәшриятына баш мөхәррир итеп билгеләнә (2006 елда нәшриятка «Төбәк лидеры» дигән исем бирелә). Бер үк вакытта ул «Фәнни Татарстан» һәм «Научный Татарстан» журналларының баш мөхәррире урынбасары һәм җаваплы сәркатибе вазифаларын да башкара. Б.Хәмидуллин - «Икмәк һәм язмышлар» (1992) һәм «Татар дөньясы» (1994) дигән тарихи күргәзмәләрне оештыручыларның берсе. Аның мөхәррирлегендә 50 китап дөнья күрә (шул исәптән 7 томнан торган «История татар с древнейших времен» хезмәтенең берничә томы). Ул - Бөек Ватан сугышының 55 еллыгына багышланган «Книга Героев= Батырлар китабы» һәм Татарстанда 3 млрд тонна нефть җитештерүгә багышланган «Повышение нефтеотдачи пластов» (2007) Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары басмасының җитәкчесе. «История татар» һәм «История татар в лицах» китаплар сериясенең һәм Казанның 1000 еллыгына багышланган «Казанский Кремль» альбомының идея авторы, шулай ук 15 радиотапшыру һәм 100 дән артык мәкалә (шул исәптән «Большая Российская энциклопедия» өчен) авторы. Аның тарафыннан Г.Ахуновның «Тимерханның күргән-кичергәннәре», В.Имамовның «Казан каласы» Л.Хәмидуллинның берничә китабы рус теленә тәрҗемә ителә. Ул шулай ук «Первый Всемирный форум татарских ученых=Татар галимнәренең Беренче Бөтендөнья форумы» (2010) һәм «Наука, технологии, инновации для устойчивого развития исламского мира» (2010) китапларын төзүче. Б.Хәмидуллин - «Из глубины столетий», «История «скифов» глазами современников», «Народы Казанского ханства: этносоциологическое исследование», «Чингиз-хан - 850», «Казанның ныгуы һәм Казан ханлыгы тарихы», «Казан ханлыгы халыклары», «Ислам в Золотой Орде» дигән китаплар авторы. Б.Хәмидуллин - тарих фәннәре кандидаты, Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе. Б.Хәмидуллинның каләм хезмәте үрнәкләре «XXI гасыр интеллекты» фонды оештырган «Яшь талантлар» республика конкурсында ике мәртәбә билгеләп үтелә (1991, 1994). 2000 елда аңа «Бәллүр каләм» конкурсы дипломы һәм татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә багышланган күпкырлы эшчәнлеге өчен Кол Гали исемендәге Халыкара премия тапшырыла. 2010 елда ул «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнә. 2011 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 2001 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90