Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Хәлимов Борис Нәҗметдин улы (Айдар Хәлим)
Хәлимов Борис Нәҗметдин улы (Айдар Хәлим) 1942 елның 1 гыйнварында Башкортстанның Миякә районы Бәләкәй Кәркәле (Кәркәлетамак) авылында туа. Кыргыз-Миякәдә татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1959-1960 елларда Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә техник училищеда укый. Аннан бер ел чамасы калмык далаларында нефть ятмаларын эзләү экспедицияләрендә бораулаучы ярдәмчесе булып эшли. 1961-1964 елларда - Совет Армиясендә хезмәттә. 1968 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, А.Хәлим Түбән Кама шәһәрендә нефть химиясе төзелешенең техник хәбәрдарлык бюросында инженер, шәһәр радиотапшырулар редакциясе җитәкчесе булып эшли. Биредә ул «Җидегән чишмә» мәдәни-агарту берләшмәсенә, татар театрына нигез салуда катнаша, яшьләрнең хакимият җитәкчелегенә буйсынмаган беренче формаль булмаган иҗади-сәяси оешмасын - «Кама таңнары» исемле берләшмәне җанландырып җибәрә, һәм шундагы эшчәнлеге өчен эзәрлекләүләргә дучар ителеп, 1971 елда туган җире Башкортстанга кайтып китәргә мәҗбүр була. 1971-1975 елларда А.Хәлим Уфада «Совет Башкортстаны» газетасы редакциясенең мәгълүмат, мәдәният һәм сәнгать бүлекләрендә әдәби хезмәткәр-журналист булып эшли. Аннары ул алты ел дәвамында Себер-Урал магистраль нефть-үткәргечләре идарәсендә өлкән инженер вазифасында. 1982 елда аны Уфадагы М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрына бүлек мөдире итеп чакыралар. Анда елдан артык эшләгәннән соң, 1983-1985 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда драматургия буенча югары белем ала. 1985-1991 елларда А.Хәлим - язучы-профессионал. 1991 елдан 1996 елга кадәр Чаллыда чыга торган «Аргамак» журналында баш мөхәррир булып эшли. А.Хәлим - башкорт, татар, рус телләрендә дөнья күргән өч дистәдән артык китап авторы. Ул 90 нчы елларда мәйданга чыккан милли-иҗтимагый оешмалар эшендә башлап йөри: 1992 елдан - Милли Мәҗлес депутаты, 1997-2001 елларда - Милли Мәҗлеснең рәисе. 1992-1997, 2002, 2007 елларда җыелган I, II, III, IV Бөтендөнья татар конгрессында делегат булып катнаша. А.Хәлимнең, шагыйрь буларак, беренче әсәрләре татар телендә 1969 елны Казанда «Беренче карлыгачлар» альманахында басылып чыга. Шагыйрьнең төп поэтик әсәрләре татар телендә 1990, 2001 һәм 2003 елларда чыккан җыентыкларында («Йөрәк ташы», «Милли шигырьләр», «Тилергән сиреньнәр» һ.б.) урын ала. А.Хәлим - драматургиядә дә иҗади көчен сынап караган каләм остасы. Пьесаларыннан «Җанчишмә» (1983), «Пәри туе» (1990) әсәрләре заманында Башкорт дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш казаналар, ә балалар өчен язган «Биктырыш» исемле поэмасының сәхнәләштерелгән варианты Уфа курчак театрында куела. Шулай да язучының исемен киң таныткан әсәрләре - 90 нчы еллар дәвамында дөнья күргән публицистик китаплары: «Сагыш китабы, яки Абориген язмалары» (1991), «Гомеремнең ун көне, яки Бер җинаять эзеннән» (1996), «Җиңелмәс ул чечен» (1996) һәм «Империяне үтерергә!» (1997). Әдип сәнгатьле проза бабында да мәгълүм иҗади уңышларга ирешә. Аның «Өч аяклы ат» (1992) повесте, «Казыктагы итальян» (1999) новелласы һәм бигрәк тә «Татар вакыты» (1998) исемле романы бүгенге татар прозасының яңа казанышы итеп бәяләнә. 1995 елда язучы Бөгелмә җәмәгатьчелегенең мәгариф буенча Һ.Атласи исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнә. 2003 елда А.Хәлим татар әдәбиятына керткән хезмәтләре өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1976 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90