Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Хәкимов Сибгат Таҗи улы (Сибгат Хәким)
Хәкимов Сибгат Таҗи улы (Сибгат Хәким) 1911 елның 4 декабрендә элекке Казан губернасы Царевококшайск өязе (хәзерге Әтнә районы) Күлле Киме авылында туа. Үз авылында җиде сыйныфны тәмамлагач, берникадәр вакыт мәктәптә пионервожатый булып эшли. 1931 елда Казанга килеп, татрабфакка укырга керә. Икенче курстан аны Казан дәүләт педагогика институтына күчерәләр. Институттан соң, 1937-1938 елларда, Татарстан дәүләт нәшриятында, 1938-1941 елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә эшли. 1941 елның июнендә С.Хәким армиягә алына. Сугышта ул укчы взвод, соңыннан рота командиры сыйфатында Ржев яны һәм Курск тирәсендә барган сугышларда катнаша. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены (1943) һәм медальләр белән бүләкләнә. Армиядән кайткач, 1946-1950 елларда, С.Хәким «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм бүлек мөдире булып эшли. 1950 елдан ул профессиональ язучылык хезмәтенә күчә. С.Хәкимнең сугышка кадәр лирик шигырьләре тупланган «Беренче җырлар» (1938) исемле китабы һәм шигъри остазы Г.Тукайга багышланган «Пар ат» (1939), «Шагыйрьнең бала чагы» (1940) исемле поэмалары басылып чыга. 1960-1970 елларда бу темага махсус «Тукай дәфтәре» дигән шигъри цикл һәм «Кырыгынчы бүлмә» (1971) исемле поэмасын иҗат итә. Үзе исән чагында шагыйрьнең Казан һәм Мәскәү нәшриятларында татар һәм рус телләрендә алты дистәгә якын китабы дөнья күрә. С.Хәким олы шагыйрь исемен актив җәмәгать эше белән бәйләп бара. 1963-1967 елларда - Татарстан Югары Советы депутаты, Казан шәһәр Советы башкарма комитеты депутаты, Татарстан Югары мәхкәмәсендә халык утырышчысы. 1954-1958 елларда - Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары, РСФСР Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе. Русча тәрҗемәдә чыккан «По зову Ленина» исемле поэма һәм шигырьләр җыентыгы, татар телендәге «Җил исми, яфрак селкенми» (җырлар, поэмалар) китабы өчен С.Хәким 1960 елда - ТАССРның Г. Тукай исемендәге, ә 1970 елда В.И .Ленин турындагы әсәрләр циклы һәм шигырьләре өчен Россиянең М.Горький исемендәге Дәүләт премияләренә лаек була. 1986 елда аңа «ТАССРның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә. Җәмәгать эшләре һәм әдәбиятны үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен С.Хәким Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), Ленин ордены (1971), Октябрь революциясе (1981) орденнары белән бүләкләнә. С.Хәким 1986 елда Казанда вафат була. 1938 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90