Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Хәкимханов Зөлфәт Зөфәр улы (Зөлфәт Хәким)
Хәкимханов Зөлфәт Зөфәр улы (Зөлфәт Хәким) 1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. 1977 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт Казанда С.П.Горбунов исемендәге заводта һәм Түбән Кама сантехника заводында слесарь булып эшли. 1978-1980 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән соң Түбән Кама шәһәрендә яши һәм эшли. Шул елларда ул, Казан дәүләт химия-технология институтының Түбән Кама филиалында укып, инженер белгечлегенә ия була. 1988 елның ахырларында З.Хәкимне Татар дәүләт филармониясенә автор-башкаручы сыйфатында эшкә чакыралар. Анда ул 1989 елның июненә кадәр эшли, аннары К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрында - әдәби бүлек мөдире, Татарстан Милли әдәбият һәм сәнгать музеенда әдәбият клубы һәм клуб каршындагы эстрада төркеме җитәкчесе вазифаларын башкара. 90 нчы еллар урталарыннан З.Хәким - язучы-профессионал. З.Хәкимнең иҗатка тартылуы 80 нче елларда башлана. «Идел», «Сөембикә», «Чаян», «Казан утлары» журналларында аның шигырьләре, сатирик хикәяләре басыла, бер бәйләм шигырьләре һәм җырлары «Бер тауда ун чишмә» (1992) исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла; беренче пьесасы - «Су төбендә сөйгәнем» дигән комедиясе язылып, 1992 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. Үзе иҗат иткән җырларын гитарада уйнап җырлавы аңа киң танылу китерә. Ул - юмор-сатира жанрында актив эшләүче оста хикәяче дә («Колорадо коңгызы», «Беренче мәхәббәт», «Гонорар», «Төнге маҗаралар», «Контра» һ.б.). Бу жанрда аның «Агымсуда ни булмас...» дигән романы, «Кишер басуы» кебек повестьлары да бар. З.Хәким - танылган драматург. Камал театры сәхнәсендә генә дә аның «Кишер басуы», «Җүләрләр йорты», «Карак», «Күрәзәче», «Мин төш күрдем», «Килә ява, килә ява», «Телсез күке», «Бит», «Мылтык» кебек пьесалары зур уңыш казана. «Телсез күке» драмасы 2004 елда «Яңа татар пьесасы» конкурсында беренче урынны яулый, шул ук конкурста аның «Бит» дигән пьесасы да махсус бүләк белән билгеләп үтелә. 2009 елда З.Хәким «Телсез күке» драмасы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Сентябрьские яблоки: Афоризмы, стихи, песни
В книге собраны афоризмы, стихи и песни известного драматурга и поэта Зульфата Хакима.
Бушлай
Библиотека
Немая кукушка
Китапка драматург З.Хәкимнең татар театрларында куелып уңыш казанган әсәрләре туплап бирелде.
Бушлай
Электрон китаплар
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?
Сколько мгновений в одном часу? Бер сәгатьтә ничә мизгел бар? Хаким Зульфат тат 2023г. С-1538/Э Эл.верс.
Басма китаплар
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?
Сколько мгновений в одном часу? Бер сәгатьтә ничә мизгел бар? Хаким Зульфат тат 2023г. С-1538 Тираж 1500 16шт
Басма китаплар
Ятимнгә дә яз килә (повесть)
Весна для сироты. Ятимгә дә яз килә. Хаким З. 2021г. (комиссия)
Басма китаплар
Тәрәзәдә һаман ут яна. (Пьесалар)
Свет в окне горит поныне (Тәрәзәдә һаман ут яна).Хакимханов З.З. (Зульфат Хаким) тат. 2020г. А-3113 8шт