Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Хәкимханов Зөлфәт Зөфәр улы (Зөлфәт Хәким)
Хәкимханов Зөлфәт Зөфәр улы (Зөлфәт Хәким) 1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. 1977 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт Казанда С.П.Горбунов исемендәге заводта һәм Түбән Кама сантехника заводында слесарь булып эшли. 1978-1980 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән соң Түбән Кама шәһәрендә яши һәм эшли. Шул елларда ул, Казан дәүләт химия-технология институтының Түбән Кама филиалында укып, инженер белгечлегенә ия була. 1988 елның ахырларында З.Хәкимне Татар дәүләт филармониясенә автор-башкаручы сыйфатында эшкә чакыралар. Анда ул 1989 елның июненә кадәр эшли, аннары К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрында - әдәби бүлек мөдире, Татарстан Милли әдәбият һәм сәнгать музеенда әдәбият клубы һәм клуб каршындагы эстрада төркеме җитәкчесе вазифаларын башкара. 90 нчы еллар урталарыннан З.Хәким - язучы-профессионал. З.Хәкимнең иҗатка тартылуы 80 нче елларда башлана. «Идел», «Сөембикә», «Чаян», «Казан утлары» журналларында аның шигырьләре, сатирик хикәяләре басыла, бер бәйләм шигырьләре һәм җырлары «Бер тауда ун чишмә» (1992) исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла; беренче пьесасы - «Су төбендә сөйгәнем» дигән комедиясе язылып, 1992 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. Үзе иҗат иткән җырларын гитарада уйнап җырлавы аңа киң танылу китерә. Ул - юмор-сатира жанрында актив эшләүче оста хикәяче дә («Колорадо коңгызы», «Беренче мәхәббәт», «Гонорар», «Төнге маҗаралар», «Контра» һ.б.). Бу жанрда аның «Агымсуда ни булмас...» дигән романы, «Кишер басуы» кебек повестьлары да бар. З.Хәким - танылган драматург. Камал театры сәхнәсендә генә дә аның «Кишер басуы», «Җүләрләр йорты», «Карак», «Күрәзәче», «Мин төш күрдем», «Килә ява, килә ява», «Телсез күке», «Бит», «Мылтык» кебек пьесалары зур уңыш казана. «Телсез күке» драмасы 2004 елда «Яңа татар пьесасы» конкурсында беренче урынны яулый, шул ук конкурста аның «Бит» дигән пьесасы да махсус бүләк белән билгеләп үтелә. 2009 елда З.Хәким «Телсез күке» драмасы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90