Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Хәбибуллин Мөсәгыйт Мөдәррис улы
Хәбибуллин Мөсәгыйт Мөдәррис улы 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылында туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы төбәгендәге Яңа Шалты авылы җидееллык мәктәбендә укый. Сугыш елларында, уку белән бергә, колхоз эшләрендә дә эшли. 1944 елда уналты яшьлек яшүсмер егетне мәҗбүри рәвештә Магнитогорск шәһәренә җибәрәләр. Анда ул, икееллык һөнәр мәктәбендә һәм өч ел металл эше техникумында укып, 1946-1953 еллар арасында башта Магнитогорск каласындагы металлургия комбинатында - токарь, аннары Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге бораулау эшләре оешмасында мастер булып эшли. 1953 елда туган авылына кайтып, күмәк хуҗалыкта инженер-механик хезмәтендә була. 1958 елда Татарстанның Баулы шәһәрчегенә күчеп килә һәм 1966 елга кадәр «Баулынефть» транспорт оешмасында - шофер, автомеханик, Баулы төбәк газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасын башкара. Шул чорда кичке урта мәктәпне, аннары 1971 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1967-1969 елларда М.Хәбибуллин Татарстанның Азнакай шәһәрендәге төбәк газетасы редакциясендә сәнәгать, төзелеш, транспорт бүлегенә җитәкчелек итә, 1969-1971 елларда исә, Таҗикстанга китеп, урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укыта. 1971 елдан М.Хәбибуллин Казанда яши һәм 1989 елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең оештыру эшләре буенча сәркатибе вазифаларын башкара. 1991 елның ахырларыннан 1999 елга хәтле ул «Мирас» журналы редакциясендә проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә. Аның беренче әдәби язмалары, хикәяләре көндәлек матбугатта 50 нче еллардан күренә башлый. 1969 елда «Казан утлары» журналында «Унсигезенче яз» исемле беренче күләмле әсәре басылып чыга. Авторның шуннан соң язылган һәм тормышка, күмәк хезмәткә мөнәсәбәттә төрле һөнәр кешеләренең (игенчеләрнең, машина йөртүчеләрнең, төзүчеләрнең, табибларның һ.б. һөнәр ияләренең) әхлакый һәм рухи дөньяларын ачуга багышланган «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да» (1970), «Хәтер ярлары» (1977) повестьлары һәм бигрәк тә 70 нче еллардагы авыл тормышының четерекле проблемаларын күтәргән «Чоңгыллар» (1973), «Сулар үргә акса да» (1982) романнары шул чор татар прозасындагы актуаль яңгырашлы әсәрләр буларак кабул ителәләр. Шулай да М.Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләр - 80 нче еллардан башлап аерым китап рәвешендә яки журнал басмаларында дөнья күргән тарихи романнар сериясе: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» һ.б. Бу әсәрләрендә автор, тарихи чыганакларга таянып, һун-төрки, болгар-татар бабаларыбызның борынгы дәверләрен, сикәлтәле-гыйбрәтле язмыш борылышларын хронологик тәртиптә һәм җанлы картиналарда сәнгатьчә гәүдәләндереп бирүне максат итеп куя. М.Хәбибуллин - ТАССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1977, 1987), Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Россия Язучылары берлегенең әдәби бүләге (1984) һәм Кол Гали исемендәге Халыкара премия иясе (1996). 2003 елда «Кубрат хан» романы өчен язучы Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2008 елда әдипкә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә. 1970 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90