Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Кәримова (Кашапова) Нәзифә Харис кызы
Кәримова (Кашапова) Нәзифә Харис кызы 1947 елның 22 маенда Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. Урта Кирмән сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга керә. Училищены уңышлы тәмамлап, Минзәлә район үзәгендәге Мәдәният йортында методист, соңрак директор булып эшли. 1962 елдан Мәскәүдә Бөтенсоюз иҗади эстрада сәнгате мастерскоенда икееллык курсларда укый. 1972-1978 елларда Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып белем ала. Китап сөючеләр җәмгыятенең Россия Федерациясе идарәсендә, Мәскәүдә чит телләр әдәбияты китапханәсендә җаваплы вазифалар башкара, аннары М.С.Щепкин исемендәге театр училищесының татар студиясендә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Н.Кәримованың балалар өчен язган беренче хикәяләре 1974 елда «Казан утлары» һәм «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы битләрендә күренә башлый. 1976 елда аның рус теленә тәрҗемә ителгән хикәяләре «Запах мяты» дигән күмәк җыентыкта дөнья күрә. 1986 елда - Татарстан китап нәшриятында Н.Кәримованың балалар өчен язган «Җәнлекләр кайта» исемле хикәяләр җыентыгы, ә 1993 елда «Өермә» дигән повестьлар җыентыгы дөнья күрә. Н.Кәримованың бер үк вакытта тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлары бар. Ул төрек, чуваш язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итә. Н.Кәримова драматург буларак та үз тамашачысын тапты («Үп мине, Зәйтүнә!»). Ул шулай ук «Азатлык» радиосының Мәскәүдәге махсус хәбәрчесе, Мәскәүдә татар-башкорт «Зыялылар клубы»н оештыручысы һәм директоры. Н.Кәримова - Татарстан Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм» бүләге иясе (1993), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2000). 1993 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1993 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90