Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Кәримова Алия Каюм кызы (Алена Кәримова)
Кәримова Алия Каюм кызы (Алена Кәримова) 1976 елның 14 июнендә Кыргызстанның Ош өлкәсенең Кызыл-Кыя шәһәрендә туа. 1999 елда Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый. 1993 елдан М.Горький музее каршындагы әдәби берләшмәгә йөри, ә 2003-2006 елларда әлеге берләшмә белән җитәкчелек итә. А.Кәримованың беренче язмалары 1995 елда «Идель» журналы битләрендә күренә башлый. Тора-бара аның язмалары «Юность», «Октябрь», «Знамя», «Новый мир», «День и ночь», «Казань» журналларында, «Провинция», «Женщина», «Казанские ведомости», «Республика Татарстан», «Литературный бульвар» һ.б. газеталарда, күмәк җыентыкларда басыла. А.Кәримова - «Над крышами», «Водица в решете», «Восточный круг», «Другое платье» исемле шигырь китаплары авторы. Аның исеме татар поэзиясен тәрҗемә итүче буларак та билгеле. Ул Россия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә дәрәҗәле урыннар яулый: V Россия яшь язучылар форумы нәтиҗәләре буенча - Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы стипендиаты, 2006 елда - I Идел буе яшь язучылар форумы лауреаты. 2007 елда Идел буе федераль округының яшь шагыйрьләр турнирында катнашып җиңүче була. А.Кәримова - Идел буе округы яшь язучыларының Координацион советы әгъзасы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Язучылар берлегенең тәрҗемәчеләр бүлегендә мөхәррир булып эшли. 2007 елда шагыйрә «Другое платье» исемле шигырьләр җыентыгы өчен Казан шәһәренең М.Горький исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 2006 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90