Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Кәримов Камил Әдһәм улы
Кәримов Камил Әдһәм улы 1950 елның 1 июлендә Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, «Татмелиоводстрой» трестында бораулау станогы дизелисты булып эшли башлый. Бер елдан аны Ростов өлкәсендәге Батайск шәһәренә бораулау мастерлары әзерли торган һөнәри-техника мәктәбенә белемен арттырырга җибәрәләр. 1972 елда укуын тәмамлап кайткач, К.Кәримов 1976 елның көзенә кадәр Казан шәһәрендә башта су скважиналары бораулаучысы, соңыннан сантехника җиһазларын ремонтлаучы слесарь булып эшли. 1976-1980 елларда К.Кәримов Казан дәүләт мәдәният институтында укый. Режиссер белгечлеге буенча укуын тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») редакциясендә - хәбәрче, аннары ике елга якын Татарстан Язучылар берлегенең Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре вазифаларын башкара. 1983-1988 елларда «Идел» әдәби альманахында - җаваплы мөхәррир, 1988-2000 еллар дәвамында «Чаян» журналының җаваплы сәркатибе булып эшли. 2001 елдан «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә. К.Кәримовның беренче лирик хикәяләре һәм юморескалары көндәлек матбугатта 70 нче елларда күренә башлый. 1981 елда беренче хикәяләр җыентыгы («Ундүрт яшьтә») басылып чыга. Тора-бара «Бәхетле кеше» (1984), «Вәгъдә» (1985), «Күләгәдә төлке бар» (1990), «Үзеңне бел» (1997), «Ком сәгате» (2000), «Сакау күке» (2005), «Уен» (2010) һ. б. китаплары басылып чыга. К.Кәримов тамашачыга нәфис сүз остасы, эстрада артисты, популяр телевизион тапшырулар авторы һәм алып баручысы буларак та билгеле. К.Кәримов - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2000), Татарстан Республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе (2011). 2004 елда «Өй артында шомыртым» дигән китабы өчен ул Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1983 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90