Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Кәрамиев Рәфкать Кәраметдин улы (Рәфкать Кәрами)
Кәрамиев Рәфкать Кәраметдин улы (Рәфкать Кәрами) 1942 елның 18 февралендә Татарстанның Сарман районы Рангазар авылында туа. Авылда - җидееллык мәктәпне, 1959 елда Алабуга мәдәният-агарту техникумын тәмамлагач, берникадәр вакыт район Мәдәният йортында - баянчы, аннан Түбән Әхмәт авылында клуб мөдире булып эшли. 1960 елда Р.Кәрами Әлмәт шәһәренә килә. Монда ул рәссам-бизәүче, гади эшче, электрик һәм машинист ярдәмчесе булып эшли. 1961-1964 елларда Хәрби диңгез флотының яр буе гаскәрләрендә хезмәт итә. 1964-1977 елларда Казанда «Оргсинтез» заводын коруда катнаша. Башта электрик булып эшли, соңыннан профком рәисе була. 1970 елда ул, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлый. Шушы елларда республика көндәлек матбугатында Р.Кәраминең очерклары, публицистик язмалары, соңга таба хикәяләре күренә башлый. 1967 елда ул үзенең «Дүрт кешелек каюта» исемле беренче повестен яза. Соңыннан «Кичке уйлар» (1968), «Капитан Хәкимов» (1974) исемле повестьлары бастырыла. 1977-1979 елларда Р.Кәрами Мәскәүдә элеккеге СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укып кайта. 1979-1993 елларда Матур әдәбиятны пропагандалау бюросына җитәкчелек итә, ә 1994-2002 елларда Татар интеллектуаль милек агентлыгының (ТАИС) директоры булып эшли. 1978 елда ул «Очар кошлар белән янәшә» исемле күләмле әсәрен матбугатта бастыра. Бу әсәр төзүчеләр турында автор язарга уйлаган трилогиянең беренче кисәге була. Трилогиянең «Ашкыну» дигән икенче кисәге - 1982 елда, ә өченче китабы «Чыныгу чоры» исеме белән 1985 елда басылып чыга. Болардан тыш Р.Кәраминең «Сагышлы кояш» (1983), «Мәхәббәт бураннары» (1985), «Йөрәгемне ут алган» (1987), «Ындыр тулы кибән» (1992) һ.б. әсәрләре нәшер ителә. Р.Кәрами хикәяләр авторы буларак та укучыларга яхшы таныш. Аның хикәяләренең шактые «Өзелгән чәчәк» исемле җыентыгында (2002) урын алган. Язучының әсәрләре рус, азәрбайҗан, кыргыз, мари һ.б. телләргә тәрҗемә ителә. Р.Кәрами - ТАССРның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1989, 2005). 1999 елда «Каргышлы этаплар» (1989) романы өчен язучы Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1972 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Ухабистая дорога: роман
Каждый юноша, который считает себя настоящим мужчиной, должен узнать вкус солдатской каши, понюхать порох, научиться беспрекословно подчиняться приказу командира. Об этом сюжет романа. В книге также увлекательно описываются любовные приключения.
Бушлай
Электрон китаплар
Йөрәгемне ут алган. (Повестьлар)
Мое сердце охватил огонь.(Йөрәгемнеут алган).Карамиев Р.К. тат 2022г. О-1702 (электронная версия)