Товарлар каталогы
Татарское ювелирное искусство

Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан

Камалов Хисам Нуретдин улы
Камалов Хисам Нуретдин улы 1926 елның 14 апрелендә Татарстанның Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылының күмәк хуҗалыгында эшли. 1943 елның ноябрендә унсигез яше дә тулмаган үсмер егетне гаскәри хезмәткә алалар. Ул 2 нче Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында бик күп канлы бәрелешләрдә катнаша, 1944 елның җәендә яраланып, госпитальдә ятып чыга. 1945 елның 26 февралендә Х.Камалов кабат яралана. Ел ярым төрле госпитальләрдә дәвалана, аннан соң 1946 елны өенә кайта. Шул ук елны Х.Камалов Татарстанның Бөгелмә шәһәрендәге педагогика училищесында укый башлый. Училищены тәмамлагач, Казанга килеп, 1950 - 1954 елларда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуын дәвам иттерә. Аннан унике ел дәвамында Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли. 1967 елдан башлап ул - язучы-профессионал. Х.Камаловның беренче басма шигырьләре яшьләр газетасы битләрендә басыла. 1955 елда «Яңадан сафта» исемле беренче мөстәкыйль китабы дөнья күрә, тагы бер елдан «Чияле тау» дигән икенче җыентыгы нәшер ителә. Х.Камалов - күп кенә поэмалар авторы («Яну» (1958), «Мәхәббәт хакы» (1961), «Туган җирдә» (1964), «Әнкәй истәлеге» (1964), «Күңелдәге язулар» (1966), «Яшьлек елмаюы» (1973) һ.б.). 70 нче еллардан башлап Х.Камалов проза жанрында актив иҗат итә. «һәркемнең гомере бер генә» (1975), «Безне өйдә көтәләр» (1985), «Үлгәннән соң яздым» (1989), «Түләнмәгән күз яше» (1995) романнары, «Бердәнбер ул» (1982) кебек повесть һәм дистәләрчә хикәяләре - әдипнең проза жанрындагы зур иҗади уңышлары. 2004 елда «Казан утлары» журналында «Үксезләр» исемле яңа романы басылып чыга. «һәркемнең гомере бер генә» һәм «Безне өйдә көтәләр» романнары өчен Х.Камалов 1986 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2001 елда татар әдәбиятын үстерүдә ирешкән зур казанышлары өчен аңа Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә. 1958 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90