Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Имамов Вахит Шәех улы
Имамов Вахит Шәех улы 1954 елның 18 мартында Татарстанның Актаныш районы Иске Байсар авылында туа. 1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә токарь булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1975-1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, яңадан Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, газета редакциясенең хатлар бүлеген җитәкли. 1982 елда В.Имамов Чаллы шәһәренә күченә. Төрле эшләрдә эшли: мәктәптә тарих фәнен укыта, КамАЗның прессрам заводында мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан, «КамАЗ» типографиясе базасында газета-китап нәшрияты оештырып, шунда баш мөхәррир булып эшли. Бер үк вакытта, 1997 елның языннан бирле, ул Чаллы Язучылар оешмасын җитәкли. 2005 елдан - Чаллыда чыга торган әдәби-нәфис «Мәйдан» журналының баш мөхәррире. 1988 елда Татарстан китап нәшрияты яшь прозаикның «Ир канаты» исемле китабын бастырып чыгара, 1991 елда «Нәзер» дигән повесть һәм хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. 1993 елда В.Имамов «Яшерелгән тарих» исемле беренче документаль әсәрен яза. Шул ук 90 нчы еллар башында әдип «Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар Пугачев явында» дигән яңа тарихи-документаль повестен тәмамлый. В.Имамов 2001 елда «Утлы дала» романын - ике китап итеп уйланылган эпопеясының беренче китабын - укучыларга тәкъдим итә. «Тозлы яра» романы (2002), «Могикан» повесте (2001), «Япон татары» романы (2003) - болар әдипнең иҗат колачының киңлеге турында сөйли. В.Имамов - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2002). 1995 елда «Сәет батыр» исемле китабы өчен язучы Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. 1992 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90